Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Искәндәр Мөфлиханов: Татарстан белән икътисадый мөнәсәбәтләрне Европа илләре дә, Азия илләре дә урнаштырырга тели
2012 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
Быел май азагы-июнь башларында Казанда, Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге илләре лидерлары саммиты кысаларында, 40 ка якын чара оештырылачак. АТЭС илләре сәүдә министрлары очрашуы шулар арасында үзәк чараларның берсе булачак. Быелгы саммит үзе 1-8 сентябрь көннәрендә Владивостокта уза. Бу хакта бүген журналистларга Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итте. Очрашуның темасы исә Татарстан делегациясенең Давос Халыкара икътисади форумында катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде.
25-29 гыйнвар көннәрендә узган быелгы икътисади форум “Зур трансформация: яңа модельләр формалаштыру” дигән темага багышланган. Үсеш һәм мәшгульлек, лидерлык һәм инновацияләр, социаль һәм технологик, тотрыклылык һәм ресурсларны файдалану модельләре анда фикер алышуның төп юнәлешләре булган.
Ауропа берлеге зонасындагы катлаулы икътисади вазгыять җыен мохитенә үз эзен салган. Искәндәр Мөфлиханов белдергәнчә, Ауропа илләре лидерлары форумда моңа кагылышлы фаразларын бик сак белдергән. Шулай да форумда катнашучыларның күбесе 2012 елның Еврозона өчен гаять катлаулы елларның берсе булачагын искәрткән. Пленар утырышта чыгыш ясаган ФРГ канцлеры Ангела Меркель сүзләрендә дә киеренкелек ноталары яңгыраган. Әмма мондый вазгыять кенә икътисади хезмәттәшлек перспективаларын барлауга киртә була алмый. “Тарих исбатлаганча, төрле шартларда да уңышка ирешеп була. Ауропа илләре дә икътисади кыенлыкларга карамастан, сату базарын эзли”, - ди Искәндәр Мөфлиханов.
ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Давос форумында катнашучы хакимият структуралары , бизнес-элита вәкилләренең саны арта баруга игътибар юнәлтте. Быел VIP -катнашучылар саны гына да 2600 гә җиткән. “Бу мәйданда демократик мохит тудырыла, форматы да бик уңайлы. Биредә катнашудан алынган энергия эшлекле елны җайга салырга ярдәм итә”, -ди ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, гомумән республика делегациясенең, быел Давос икътисади форумында бишенче тапкыр катнашуы. Бу юлы форумга Свердловский өлкәсе вәкилләре килүгә карамастан, Россия төбәкләре җитәкчеләреннән бары ТР Президенты гына булган. Искәндәр Мөфлиханов ныклы икътисади үсештә булган Татарстанның халыкара аренада ныклап таныла баруының 2005 елдан башлануын ассызыклап, 2013 елгы Казан Универсиадасының, 2015 елда узачак су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының һ.б. моңа яңа этәргеч бирүен белдерде. “Икътисадта, спортта, мәгарифтә һ.б. өлкәләрдә танылган Татарстан белән кызыксыну үсә генә бара”, -ди ул.
Татарстан делегациясенең Давос мәйданындагы быелгы очрашуларына килгәндә, алар Универсиадага әзерлек һәм сәнәгый хезмәттәшлеккә кагылышлы булган. Искәндәр Мөфлиханов Давоста сөйләшүләрнең нәтиҗәле булуын искәртеп, күп кенә компанияләрнең килешенгән мәсьәләләрне ныгыту өчен Татарстанга килүен белдерде.
Узган елгы Давоста ТР Президенты Ауропа базарындагы лидерларның берсе булган Швейцариянең коммуналь техника җитештерүче “Бошунг” компаниясе җитәкчелеге белән очрашкан. Андагы сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак, “Бошунг” һәм “КАМАЗ” катнашында уртак предприятие төзелгән. Биредә камилләштерелеп, “КАМАЗ” шассиларына урнаштырылган коммуналь техниканың бер өлеше бу кышта Казан урамнарында эшли инде. Быел Давоста “Бошунг” компаниясе президенты белән чираттагы очрашу булып, анда хезмәттәшлекне үстерү перспективалары каралган. Искәндәр Мөфлиханов Универсиада партнерларының берсе булган “Кока-кола” компаниясе вәкилләре белән очрашуны да аерым билгеләп үтте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз