Алар Казан Универсиадасының транспорт партнеры булу мөмкинлеген Татарстан белән хезмәттәшлектә җитди этап булачак дип саный. Аларны Татарстанда узачак башка халыкара ярышлар – спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары белән бәйле партнерлык та кызыксындыра.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.