Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты
2012 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда сәнәгать предприятиеләренең сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы, шулай ук Татарстан предприятиеләренең экологик күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Директорлар ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм республика экология министры Артем Сидоров мәгълүмат бирде.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика предприятиеләре җитәкчеләре белән мондый очрашулар Татарстан җитәкчелеге өчен бик тә файдалы. “Без предприятиеләрдә барган процессларны күрәбез, җитәкчеләрне борчыган мәсьәләләрне ишетәбез, аларны үз эшебездә исәпкә алабыз”, - дип белдерде ТР Президенты.
Татарстан башлыгы фикеренчә, республика предприятиеләренә Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүеннән мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тырышырга кирәк. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара базарларга бары тик көндәшлеккә сәләтле продукция белән чыгарга мөмкин, шунлыктан хәзерге вакытта бизнеска республика җитәкчелеге белән берлектә Татарстан предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен адымнар билгеләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, экологик куркынычсызлык мәсьәләләрендә федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк. Татарстан Президенты фикеренчә, хакимиятләргә бизнес белән берлектә предприятиеләрнең экологик куркынычсызлыгын арттыру буенча планлы эш алып бару зарур.
Татарстан башлыгы шулай ук 2011 елга нәтиҗәләр ясады. Узган ел 1,3 триллион сумлык продукция җитештерелгән, тулаем төбәк продукты – 1,25 триллион сум, төп капиталга инвестицияләр 365 миллиард сум тәшкил иткән. “Без 2016 елга тулаем төбәк продуктын 2 триллион сумга җиткерү бурычын хәл итәрбез дип ышанам”, - диде Р.Миңнеханов.
Очрашу ахырында ул предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. “Татарстанның уңышында сезнең өлешегез зур, - дип мөрәҗәгать итте директорларга Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә уңышлар теләп калам”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз