Татарстанда гадәттән тыш салкын һава торышы аркасында янгын куркынычсызлыгы белән бәйле вәзгыять начарайды

2012 елның 3 феврале, җомга

Татарстанда якын көннәрдә җылытмаячак. Ул хакта бүген "ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ җитәкчесе Сергей Захаров гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызылыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр итте. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды. Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, республикада 21 гыйнвардан аномаль салкын һава торышы урнашты. Тәүлек өчен уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк.

Якын көннәрдә һава торышы үзгәрмәячәк. 4 февральдә 25-30, 5 февральдә - 27-28, 6-8 февральдә урыны белән 35 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.

2012 елда янгыннар турында ТР гадәттән тыш хәлләр эшләре һәм оборона буенча министры Рафис Хәбибуллин сөйләде. Республикада ел башыннан 280 янгын булган. 27 кеше һәлак булган. Аның сүзләренчә, соңгы ун көндә вәзгыять кискен рәвештә начар якка үзгәргән. 13 янгынның бере Казанда, берешәре Менделеевск, Түбән Кама һәм Татарстанның башкар районнарында булган.

Ел башыннан Аксубай, Чүпрәле, Лаеш, Менделеевск, Тукай районнарында янгыннар саны арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International