Утырышта чыгыш ясаучылар район халкын борчыган кайбер мәсьәләләрне билгеләде. Мисал өчен, республиканың Баулы районында сәламәтлек саклау тармагында квалификацияле кадрлар җитми. Шулай ук Баулы халкы район җитәкчелегенә торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр буенча шактый еш мөрәҗәгать итә.
Утырышта катнашучылар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул республиканың социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде, 2011 елның Татарстан өчен уңышлы ел булуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, республикада халыкның тормыш сыйфатын арттыру өчен икътисадны үстерергә кирәк. Президент нефть чыгаруны тотрыклыландыруны, нефть эшкәртү һәм нефть химиясен үстерүне, автомобиль кластерын киңәйтүне төп үсеш юнәлешләре дип атады. “Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында лаеклы позицияләрне били”, - диде ул.
Президент “Алабуга” махсус икътисади зонасында резидентлар санының 26 га җитүе хакында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «ТАНЕКО», «Аммоний» кебек киң колачлы проектлар хакында хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.