Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче Владимир Чиркин белән очрашты
2012 елның 7 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче, генерал-полковник Владимир Чиркин белән очрашты.
ТР Президенты белән очрашу Казан Кремлендә узды. Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин һ.б. катнашты.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.