Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Казанда "Куркынычсызлык", "Элемтә", "Хезмәт куркынычсызлыгы" күргәзмәләрен ачты
2012 елның 8 феврале, чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә чираттагы Куркынычсызлык һәм элемтә форумы эшли башлады. Быел ул РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе төбәк үзәге коллегиясенең ел йомгакларына багышланган утырышы кысаларында уза.
Традиция буларак, Куркынычсызлык һәм элемтә форумы белән берүк вакытта “Казан ярминкәсе”ндә берьюлы өч күргәзмә – XVII “Куркынычсызлык”, VI “Хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы”, XV “Элемтә” махсуслаштырылган күргәзмәләре ишекләрен ачты. Чараларның ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш хәрби эксперты, генерал–полковник Павел Плат, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, генерал-лейтенант Игорь Паньшин, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һ.б. катнашында узды.
“Күргәзмәләр күп булса да, болары кеше гомерен саклауга юнәлдерелгән булулары белән гаять үзенчәлекле. Бүгенге шартларда заман технологияләрен, технологик җиһазларны кулланудан башка гына кеше тормышына янаган куркыныч факторлага каршы көрәшеп булмый. Эшнең уңышы аларда”, -дип Илдар Халиков күргәзмәләрнең бу эштә зур роль уйнавын ассызыклады. Премьер-министр искәртеп узганча, Татарстан территориясендә эре нефть, нефтехимия комплекслары, машина төзелеше, авиатөзелеш, оборона комплексы предприятиеләре урнашкан. “Алар эре җитештерүчеләр, бюджетны тулыландыручылар гына түгел, кеше тормышына потенциаль куркыныч тудыручы үзәкләр дә. Шуны күздә тотып, республикада иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башка министрлык-ведомстволар белән берлектә республика гражданнары иминлеген тәэмин итү сагында тора”, -дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. Илдар Халиков Татарстан коткаручыларына ярдәм кирәк булганда, күрше төбәкләрдәге Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең һәрвакыт ярдәмгә килүен ассызыклап, күршеләргә рәхмәт белдерде.
РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш хәрби эксперты, генерал–полковник Павел Плат исә үз чыгышында без гадәттән тыш, технологик характердагы хәвеф-хәтәрләргә яңа технологияләр белән җавап бирергә тиешбез, дип искәртеп узды. Казанда ачылган бүгенге иминлек күргәзмәләрендә тәкъдим ителүче продукцияләр халык куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә эшләүче хезмәтләрдә сорау табар, дигән ышаныч белдерде.
Ачылыш тантанасыннан соң, дәрәҗәле кунаклар “Казан ярминкәсе”нең 1 нче павильонында урнашкан экспозицияләр белән танышып чыкты. Быелгы “Куркынычсызлык”, “Хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы”, “Элемтә” күргәзмәләрендә Россиянең 17 төбәгеннән 110 нан артык компания үз продукциясен тәкъдим итә. Шулай ук 8 чит ил – Бөекбритания, Алмания, Италия, Кытай, Португалия, АКШ, Көньяк Корея, Япония компанияләре вәкилләре катнаша. Күргәзмәдә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, ЮХИДИ, Ведомстводан тыш сак идарәләренең, эксперт-криминалистика үзәге стендлары белән дә танышырга мөмкин.
Экспозицияләрдә автоматлаштырылган янгын сүндерү системалары, янгын-сак сигнализациясе, үткәргечле кабель продукциясе, кәрәзле элемтә системалары, мәгълүмат иминлеген тәэмин итүче, хезмәтне саклау өлкәсенә кагылышлы продукция һ.б. тәкъдим ителә. Шунда ук махсус техниканың яңа үрнәкләре белән дә танышырга мөмкин.
Оештыручылар быелгы форумны чын мәгънәсендә инновацияләр мәйданы дип атап ялгышмаган. Экспозицияләр белән танышып чыкканнан соң моңа инанасың. Казан электр техникасы заводы биредә корал һәм металлдан эшләнгән эре предметларны эзләргә ярдәм итүче “Дозор” детекторын презентацияли. Предприятие вәкилләре аңлатканча, әлеге яңа буын детекторы бик сизгерлеге белән аерылып тора. Аның бу сыйфаты узган җәйдә Казанда үткән Шахмат буенча дөнья чемпионатында ныклы сынау узган. Җитештереүчеләрнең Федераль иминлек хезмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе сынауның уңышлы узуын раслый. Предприятие вәкилләре бүген Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча детектор белән тәэмин итү буенча илдә уздырылучы барлык тендердарда катнашуларын җиткерде. Казан детекторлары аеруча Дагыстанда зур сорау таба икән. Ә үзебезгә килгәндә, Казан заводында җитештерелүче заманча детекторлар тимер юлда һәм башкала метросында кулланыла.
Кытайның UTV компаниясенең Россиядәге вәкилләре төрле профильдәге ике урынлы квадрацикл үрнәкләрен тәкъдим итә. Шундый мобиль техника бүгенге көндә дөньяда зур спорт чаралары уздырганда кулланыла. Алар коткару хезмәте өчен дә җайлаштырыла, урынга барып медицина ярдәме күрсәтү өчен дә кулланыла, патруль һ.б.функцияләр башкара ала. “Казан ярминкәсе”ндә тәкъдим ителгән үрнәкләрнең җитештерүчеләр 2013 елгы Универсиада чорында файдалану өчен уңайлы булуын ассызыклый.
Мәскәүнең “АйПиМатика” җәмгыяте исә заманча элемтә аппаратларын тәкъдим итә. Күргәзмәгә килүчеләр алардан дөньяның төрле почмагына шалтырата ала.
Күргәзмәләр 10 февральгә кадәр дәвам итә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз