Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “2011 ел “Булгария” һәлакәте белән тарихка кереп калачак”
2012 елның 8 феврале, чәршәмбе
Бүген Казанның “Корстон” комплексында, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе округы субъектлары буенча Баш идарә башлыклары һәм РФ ИФО субъектлары башкарма хакимиятләре органнарының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссияләре рәисләре катнашындагы уку-методик җыены кысаларында, РФ министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең 2011 нче елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2012 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш хәрби эксперты, генерал–полковник Павел Плат, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, генерал-лейтенант Игорь Паньшин катнашты.
Пленар утырышта катнашучыларны Илдар Халиков сәламләде. Ул ассызыклап узганча, җыенны үткәрү урыны итеп Татарстан очраклы гына сайланмаган, бу республиканың ил субъектлары арасында икътисади планда уңышлы, югары үсеш алган төбәге булуы белән бәйле. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда нефть химиясе, оборона сәнәгате предприятиеләренең бер үк вакытта куркыныч туу ихтималы булган үзәкләр икәнен дә онытмаска кирәк.
Хөкүмәт Рәисе узган елны илне тетрәткән фаҗигаләргә дә тукталып, хатирәләрне яңартты. Ул искәртеп узганча, Удмуртиядә артиллерия складларындагы шартлау нәтиҗәсендә Әгерҗе муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде һәм кыска вакыт эчендә 10 меңләп кеше эвакуацияләнде. “Бар әйбер өчен дә түләргә кирәк, шул исәптән, объектларның куркынычсызлыгы өчен дә. Гадәттән тыш хәлне кисәтү, булдырмый калу, аянычлы нәтиҗәләрне татып, аларга каршы көрәшүгә караганда җиңелрәк”, - ди Премьер-министр. Татарстан бу кагыйдәне истә тотып, җәен урман янгыннарын кисәтү һәм янгын нәтиҗәләрен тиз арада бетерү буенча нәтиҗәле эш башкарган. 2010 нчы ел җәендә янгын чыганакларына юл куймау, урманнарда эре янгыннарны кисәтү өчен 300 берәмлектән артык техника сатып алынган. 2008-2009 еллар дәвамында әлеге программа үтәлешенә Татарстан 200 миллион сум акча сарыф иткән. Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, урманнар януны булдырмауда ирекле янгын сагы формированиеләре оешуы зур роль уйнаган. Коммерцияле булмаган мондый оешмаларны финанслауга 2011-2013 нче елларда 140 миллион сум акча күчерү ниятләнә. Саннар зур кебек тоелса да, мондый гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, алар салган зыян күләме күпкә югарырак икәнен төгәл әйтә алам”, - ди Илдар Халиков.
Ул шулай ук гадәттән тыш хәлләргә реаль вакыт кысаларында оператив төстә реакция күрсәтүче “ГЛОНАСС 112” хезмәте системасына да тукталды.
“2011 нче елга нәтиҗәләр ясаганда, без кызганычка каршы, аның “Булгария” һәлакәте белән тарихка кереп калачагын аңлыйбыз. Фаҗиганең тискәре нәтиҗәләренә каршы бөтен дөнья белән көрәштек һәм бу бер дә җиңел булмады. Мин барлык татарстанлылар, аеруча фаҗига шаһитләре, туганнары һәлак булучылар һәм исән калучылар гаиләләре исеменнән, Сезгә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Беренче сәгатьләрдә үк Сез, күрше төбәктәге хезмәттәшләребез киңкырлы ярдәмгә ашыктыгыз, файдалы тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез, җылы сүзегез белән, ныклы җилкәгезне куеп безгә куәт өстәдегез. Мин бу процесска җәлеп ителгән һәркемдә кызгану, ачыргалану, теләктәшлек итәргә теләү хисен тойдым. Су астында эшләүчеләргә аерым рәхмәт, Сезнең кыюлыгыгыз, тәвәкәллегегез аркасында, күпләр суда батып үлгән туганнары, якыннарын күмә алуга иреште. Без дә үз чиратыбызда, ихтыяҗ туса сезгә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җайга салынган эш өчен зур рәхмәт”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Чыгышының ахырында Премьер-министр Казанның 2013 нче елда Универсиаданы каршы алырга әзерләнүе, шулай ук Татарстан башкаласын 2015 нче елда узачак су спорты төрләре буенча Дөнья Чемпионатына, 2018 нче елда Футбол буенча чемпионатларга әзерлек мәшәкатьләре көтүе турында искәртте.
Җыен кысаларында шулай ук “Казан ярминкәсе”ндә “Куркынычсызлык һәм элемтә форумы 2012” махсуслаштырылган күргәзмәсе, ТР Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VIII Бөтенроссия ярышлары һәм Россия министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең янгын сүндерү-гамәли спорт буенча кышкы чемпионаты ачылды, рәсми затлар Раиф ир-атлар монастырендә ирекле янгын сагы бүлекчәсе эше белән танышачак, шулай ук кичен Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә тантаналы төстә байрак тапшыру булачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз