Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Балтач районына икътисадның яңа юнәлешләрен үстерергә кирәк"
2012 елның 8 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында булды. Президент бу җирлектәге визитын узган уку елында гына үзенең ишекләрен ачкан Кече Лыза авылында төзелгән яңа мәктәп белән танышудан башлады. Әлеге мәктәп бик кыска срокларда, фәкать 1 җәй эчендә халык соравы буенча салынды. Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларында, спортзалда, ашханәдә булып, аларның җиһазлануына олы бәя бирде, укучылар һәм укытучылар белән сөйләшеп яңа уңышлар теләде. Балтачта исә ул иң беренче булып халык белән аралашты, шәхси эшмәкәрләр һәм сәнәгать предприятиеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе белән танышып, аларга олы бәя бирде.
Район үзәгендә өр-яңадан төзекләндерелгән мәдәният сараенда булып, ТР Президенты биредә иҗат эшләренең ничек оештырылуы белән танышты һәм коллективка 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль район Советының 2 нче чакырылыш 10 нчы утырышы эшендә катнашты.
Биредә «2011нче елда районның социаль-икътисади үсеш программасының үтәлеше һәм 2012нче елга бурычлар турында» доклад белән район Советы рәисе Марат Зарипов чыкты.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, анда катнашучыларны республиканың бүгенге халәте һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Илебез һәм республикабыз алып бара торган сәясәтне бәян итте, балтачлыларның хезмәтен югары бәяләп үзенең рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов очрашу ахырында бертөркем иптәшләргә хөкүмәт бүләкләре тапшырып, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Президент белән бергә Балтач җирлегендә очрашуларда ТР Премьер министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз