Татарстан Президенты "Hyundai Motor company" компаниясенең Россиядәге бүлеге башлыгы белән очрашты

2012 елның 14 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Хендэ Мотор СНГ” компаниясе генераль директоры Бюн Квон Лим белән очрашты. Очрашу барышында яклар 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы һәм «Hyundai» компаниясе арасындагы хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Казан мэры Илсур Метшин, республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Универсиада-2013 Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.

Очрашу барышында яклар «Hyundai» компаниясенең студентлар Уеннарына әзерлек һәм аны үткәрүдә катнашуына бәйле перспективалар хакында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов һәм Бюн Квон Лим билгеләп үткәнчә, шундый киң колачлы спорт вакыйгасы Универсиада партнерлары өчен сизелерлек маркетинг мөмкинлекләре бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International