Бүген “ТАИФ” ААҖ офисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Түбән Каманың “ТАИФ-НК” ААҖ һәм Американың «KBR, Inc.» («Kellogg Brown & Root») инженер-төзелеш һәм сервис компаниясе арасында килешү имзаланды. Документка “ТАИФ-НК” генераль директоры Әмир Кәлимуллин һәм «KBR» компаниясенең беренче президенты, Директорлар советы әгъзасы Тим Чалланд кул куйды.
Килешү нефтьнең авыр калдыкларын эшкәртү буенча Veba combi cracker» («VCC») җайланмасын (куәте елына 2,7 миллион тонна тәшкил итә) проектлауны күздә тота. Җайланманың бәясе барлык инфраструктурасы белән бергә 1,5 миллиард доллар тәшкил итәчәк. Аны 2015 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шул вакыттан башлап “ТАИФ-НК” елына 7,3 миллион тоннадан артык (бүген – 7,1 миллион тонна) нефть эшкәртә һәм 7,1 миллион тонна югары сыйфатлы нефть продуктлары эшләп чыгара алачак. Нефтьне эшкәртү тирәнлеге – 90-95 процентка (бүген - 74 процент), нефть эшкәртү заводының табышлылыгы 1,7-2 мәртәбә артыр дип көтелә. Проектны гамәлгә ашыру “ТАИФ-НК” ААҖен модернизацияләүнең ахыргы этабы булачак.
Рөстәм Миңнеханов килешүгә кул кую вакытында, журналистларның сорауларына җавап биреп, аның әһәмиятен билгеләп үтте. Проект Татарстан җитәкчелеге планнарына һәм РФ Хөкүмәтенең тармак сәясәтенә җавап бирә, дип белдерде ТР Президенты. Проектны гамәлгә ашыру “ТАИФ-НК” ААҖнә эшчәнлекнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә күтәрелергә һәм салым салуның яңа, тагын да кискен шартларында предприятие икътисадын берничә мәртәбә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Татарстан Президенты.
Аның сүзләренә караганда, Америка партнерлары уртак уңышка карата кызыксыну белдерә, чөнки әлеге технология белән Россиянең башка компанияләре дә кызыксынырга мөмкин. Мисал өчен, Татарстанда “ТАНЕКО” заводында нефть эшкәртүне тирәнәйтү буенча алдагы планнарны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Моннан тыш, әлеге технология табигый битумнарны эшкәртү өчен дә кулланылырга мөмкин.
“ТАИФ” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, технологияне сайлау 5-6 ел дәвамында барган, дөньяның әйдәп баручы компанияләреннән барлыгы 6 тәкъдим килгән. Проект 3 ел эчендә үзен аклар дип көтелә.