Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федерация Советының аграр-азык сәясәте һәм табигый байлыкларны файдалану комитеты рәисе урынбасары Сергей Лисовский һәм “FGN Capital” директорлар советы рәисе Александр Халдей белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һ.б. катнашты.
Очрашуда агросәнәгать комплексы үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.