Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: "Алабуга Татарстан һәм Россия үзәкләренең берсе булырга мөмкин"
2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Алабуга районы Советының XIV сессиясендә 2011 елга нәтиҗә ясадылар. Сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республика ведомстволары һәм Алабуга преприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
“Бүгенге чыгышымны узган елга нәтиҗә ясауга гына багышлап калмыйча, киләчәктә районның үсеш юлын билгеләүгә дә тукталасым килә. Алабуга муниципаль районының агымдагы елда социаль-икътисади үсеш юлын сезнең игътибарга тәкъдим итәм”, - дип башлады докладын район башлыгы Геннадий Емельянов.
Ул район икътисады динамик рәвештә үсеш ала һәм кайбер күрсәткечләр буенча сизелерлек уңышларга иреште дип билгеләп үтте.
“Алабуга” махсус икътисади зонасының икенче чираты шулай ук уңышлы үсеш алачагына шик юк. Территорияне ике тапкыр арттыру аның үсешенә икенче сулыш өрәчәк. Республика җитәкчелеге ярдәме белән беренче тапкыр социаль объектлар төзелешенә федераль акча бүлеп бирелде”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Геннадий Емельянов торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү темасына аерым тукталды.
Геннадий Емельянов Ә 2012 елга планнар турында, бүген “электрон муниципалитет” булдыру буенча эшләр алып барыла дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, Алабугада хакимиятнең халыкка ачык булуына аерым игътибар бирелә. Район башлыгы эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы һәм туристлык тармагына ярдәм итү проектлары турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов 2011 елда республиканың төп икътисади күрсәткечләре һәм уңышлары хакында сөйләде. “Бу елда тулай төбәк продукты күрсәткечен 1 трлн. 250 млрд. сум итүгә ирештек, 2016 елда безнең бурыч - 2 триллионга җиткерү. Бу безнең керемнәр һәм чыгымнар, эш урыннары, социаль программалар. Шәхси керем күбрәк булган саен җитди проблемаларны да күбрәк хәл итү мөмкинлеге туа”, - дип билгеләп үтте Президент.
ТР Президенты Алабуга районы башлыгы чыгышын шәрехләп, “алабугалылар үз алдына зур бурычлар куйган. Барлык мәсьәләләрне дә игътибарга алачакбыз”, дип билгеләп үтте һәм районда агросәнәгать комплексын үстерү буенча алып барыла торган эшләргә уңай бәя бирде. Шулай ук, Президент Алабугада торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәрвакыт бар иде дип билгеләп үтте, тармакка яңа инвестор килү белән коммуналь проблемалар хәл ителер дип ышаныч белдерде.
“Узган елларда Алабуга районына авыл хуҗалыгы күрсәткечләре начар булган өчен шелтә белдерсәк, бүген бу тармакта сизелерлек алга китеш бар. Гомуми күрсәткечләр буенча алабугалылар ТР буенча 29 урыннан 12 урынга кадәр күтәрелгән. Биредә илнең иң эре сәнәгать мәйданы – “Алабуга” махсус икътисади зонасы урнашкан. Бүген Россиянең махсус икътисади зоналарында җитештерелгән сәнәгать продукциясенең 73 проценты “Алабуга” МИЗна туры килә. Түләнгән салымнар буенча күрсәткеч 52 процент тәшкил итә, биредә туристлык тармагы да яхшы үсеш ала. Алабуганың барлык икътисади һәм туристлык өстенлекләре файдаланырга тиеш. Гомумән алганда, команда эшендә уңай үзгәрешләр сизелә. 5 елдан Алабуга Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россиянең эре үзәге булачак”, - дип тәмамлады республика башлыгы чыгышын. Залда утыручылар бу сүзләрне көчле алкышлар белән кабул итте.
Бүген биредә Рөстәм Миңнеханов ике мәктәпне карады. Беренче итеп 1 нче гимназиядә өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча “Интернет – долголетие” республика проектында катнашучылар белән танышты. Пенсионерлар Татарстан бюджеты акчасына укытыла.
Аннары Президент 2 нче мәктәптә булды. Мәктәп 5 ел капиталь ремонт көткән. Бүген мәктәпнең төп бинасы танымаслык булып үзгәргән – төзүчеләр иң сыйфатлы һәм заманча материллар гына кулланган. Мәктәпкә капиталь ремонт ясау җирле һәм республика казнасыннан финансланган. Шулай ук мәктәпне карау вакытында республиканың “Һәркем файдалана алырлык” программасы буенча өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, 2 нче мәктәп инвалидлар өчен каралган барлык таләпләргә туры килә торган беренче гомуми белем бирү объекты булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз