Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Мамадыш районының терлекчелек комплексларын карады
2012 елның 17 феврале, җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына сәфәрен 850 еллык тарихы булган Түбән Ушма авылыннан башлады. Түбән Ушма райондагы иң эре торак пункт санала. Биредә бүген 380 хуҗалык исәпләнә. Авылның икътисади-социаль үсешенә бирегә 3 ел элек инвестор булып килгән Рифат Мотыйгуллин зур өлеш кертә.
Ул җитәкчелек иткән “Азык-төлек программасы” (“Продовольственная программа”) җәмгыяте бүген 7573 га мәйдандагы авыл хуҗалыгы биләмәләрен эченә ала. Шуның 4717 га сөрү җирләре. Президент Рөстәм Миңнеханов һәм аны сәфәрендә озатып йөрүче затлар биредәге заманча терлекчелек комплексы белән танышты. Бүгенге көндә анда 2200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә (1800 е савым сыеры). Савым көтүен нәселле терлек исәбенә яңарту эшенә алынганнар биредә. Америкадан шундый 1400 баш нәселле терлек кайтарылган. Җәмгыять 800 бозауга исәпләнгән яңа бозау фермасын да сафка бастырган. Соңгы 2 елда хуҗалыкны үстерүгә 500 млн сумнан артык инвестицияләр салынган. Моннан тыш, үсемлекчелек өчен сугару программасы буенча өч сугару агрегаты сатып алынган. Рифкать Мотыйгуллин районда 2000 елда үз эшен казылык цехыннан ачып җибәргән эшмәкәр. Бүген бу цех 60 төрдән артык казылык һәм итле деликатеслар җитештерә. Узган ел 3900 тонна продукция җитештереп, 651 млн сумлык продукция саткан. Биредә җитештерелгән продукция ел саен “Татарстанның иң яхшы товары” бәйгесендә катнашып, лауреат була. Мотыйгуллин инвестицияләгән икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләр комбинаты да эшли.
Бүген дәрәҗәле кунаклар “Азык-төлек программасы” җәмгыятендәге заманча комплекста булып, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә республика хуҗалыкларында кулланылучы алдынгы технологияләр, аерым алганда, сакчыл җитештерү технологияләрен кулланылышка кертү этаплары, республика хуҗалыкларының социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре, терлекчелектә, үсемлекчелектә кулланылучы яңа техника һәм җиһазлар күргәзмәсе белән дә танышты.
Президент шулай ук Түбән Ушмада Рифат Мотыйгуллин төзеткән күпфункцияле яңа спорт комплексын карады. 2009 елда төзелә башлаган объект бүген инде кулланылышка әзер. Аның смета бәясе 28,5 млн сум белән бәяләнә.
Соңрак Президент һәм аны озата йөрүчеләр Каменный Починок авылында Рәсимә Вахитованың гаилә фермасы белән танышты. 100 баш сыер асрала торган терлекчелек комплексы төзекләндерелеп, проектка 8,8 млн сум финанслар салынган. Аларның 2,5 млн сумын кредит ресурслары, 1 млн сумын субсидия, 697 мең сумнан артыгын лизинг, 4 млн сумын эшлекле гаиләнең шәхси финанслары тәшкил иткән. Биредә елына 500 тонна сөт җитештерү, 450 тонна продукция сату, 90 баш үрчем алу ниятләнә.
Бу минутларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районы Мәдәният йортында 2011 елда авыл хуҗалыгы нәтиҗәләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышында катнаша.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз