Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Сарманның алдынгы предприятиеләрендә булды
2012 елның 18 феврале, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарманда “Агромастер” производство компаниясендә, “Сарман-ит” җитештерү кооперативында һәм “Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Шулай ук республика башлыгы район Мәдәният йортында күргәзмәдә инвестиция проектлары белән танышты.
Бүген “Сарман-ит” җитештерү кооперативында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка пилмән ясау линиясе, шулай ук 2012 елда эшли башлаган казылык эшләнмәләре чыгару буенча яңа цех тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов “Агромастер” компаниясендә производство белән танышты, энергияне саклаучы лампалар белән кызыксынды.
“Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татартсан Президенты бүлмәләрне карады, үзәктә яшәүче өлкәннәр белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов компьютер дәресләрендә булды һәм яңа компьютер бүләк итте.
Сарман Мәдәният йортында оештырылган инвестиция проектлары күргәзмәсендә Татарстан Президенты район территориясендә тау музее булдыру проектын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка проектны гамәлгә кую мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Республика башлыгы ике беренче сыйныф укучысы белән аралашты, алар мәктәптәге ноутбук мөмкинлекләрен күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов укучыларга компьютер техникасын үзләштерүдә уңышлар теләде.
Татарстан Президенты күргәзмәне караганнан соң, Сарман муниципаль районы советы утырышында катнашты
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз