Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Зәйдә авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча фатир алган гаиләләрдә булды
2012 елның 21 феврале, сишәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелгән йортта (Макаров урамы, 22) яшәүче гаиләләрдә булды.
Әлеге йорт 2009 елның ноябрендә комиссия тикшерүе карары белән авария хәлендәге торак дип табылган. Агачтан салынган ике катлы йортта 4 гаилә - 13 кеше яшәгән. Яңа йорт төзелеше гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча өстәмә программага кергән.
Яңа йортка күченүчеләр арасында запастагы майор Наил Усманов та бар. Ул 23 ел “Байконур” космодромында хезмәт иткән, Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Яңа фатирга күченү бәхетенә ирешкән Фиона Николаева исә Ватанны саклаучылар көнендә 75 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Ул 14 ел буе фермада, аннары 34 ел Зәй районы медицина учреждениеләрендә санитар булып эшләгән. Үзенең яңа фатирын ул хакимиятнең халык турында кайгырту билгесе дип саный.
2010 елның 1 гыйнварына Зәй муниципаль районы территориясендә авария хәлендәге 5 күпфатирлы йорт (икесе – шәһәрдә, өчесе – авылда) булган. Төп программага гомуми мәйданы 168,9 квадрат метр тәшкил иткән - 2, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча өстәмә программага исә 3 күпфатирлы йорт кергән. Гамәлгә ашырылган программаның гомуми нәтиҗәсе мондый: 2011 елда 22 миллион 607 мең 362 сум акча бүлеп бирелгән һәм үзләштерелгән; 42 кеше – 18 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.
Аннары Татарстан Хөкүмәте башлыгы Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз