Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен безгә көчле икътисад кирәк"
2012 елның 21 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Россиядәге сәяси вазгыять, төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау системасына яңадан кайту, социаль сәясәт, Бердәм дәүләт имтиханы, пенсия яшен арттыру, ТР тарихи - мәдәни мирасы елында башкарыласы эшләр, авылларны саклап калу һ.б. ике сәгатькә сузылган очрашуда күтәрелгән төп темалар булды. Очрашуның ил язмышындагы мөһим этап – РФ Президентын сайлаулар алдыннан узуы бу теманы да читтә калдырмады.
Илдә Дума сайлауларыннан соң башланган митингларга эмоциональ күзлектән карап бәя бирергә кирәкми, аларны аек акыл белән бәяләргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның искәртүенчә, митинглар хакимиятне алмаштыру формасы түгел, ә халыкның фикерен белдерү формасы. “Митингларда катнашучылар билгеле бер позициядә булучы кешеләр, алар да үз фикерләрен ишеттерергә хокуклы. Тик ул билгеле бер чиктән чыкмаска тиеш. Хакимият аларның тавышын ишетеп, анализ ясарга, үз эшчәндегендәге кимчелекләрне төзәтергә, конструктив сөйләшүгә ирешергә”, -тиеш дип саный ул. ТР Президенты ассызыклаганча бу вазгыять шартларында иң мөһиме тәртип бозулар, бәрелешләргә урын калдырмау, барысына да цивилизацияле чишелеш табу.
Республика башлыгының Россиягә ничек яшәргә икәнен өйрәтүче чит көчләргә үз җавабы: “Алар үз илләрендә безнең бәягә мохтаҗ булмаган кебек, Россия дә алар бәясенә мохтаҗ түгел”.
Бүген мәгълүмат алу кыры гаять киң. “Интернет, социаль челтәрләрендә мәгълүмат шулкадәр күп һәм киңкырлы. Әзерлексез кешегә объектив мәгълүматны аерып алу бик кыен”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул җәмгыятьне берләштерүдә массакүләм мәгълүмат чараларының ныклы роль уйнарга тиешлегенә аерым тукталды. Тик ТР Президенты искәртеп узганча, бүген бигрәк тә федераль каналларда ил күләмендә ирешелгән казанышлар, уңай үзгәрешләр яктыртылмый диярлек. Локаль характердагы негатив вакыйгаларны яктыртуга өстенлек бирелә. “Халыкта шуларга карап хакимияткә тискәре караш, канәгатьсезлек формалаша. Ә бит яктыртырлык казанышларыбыз бар бит”, - ди республика башлыгы.
ТР Президенты илнең бүгенге хакимиятенең дә кайбер ялгышлары булуын таный, шул ук вакытта аның Татарстан, Казан өчен күп эшләр башкаруын ассызыклады.
4 мартта ил башлыгын сайлауга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, илнең алга таба хәрәкәте нәкъ менә шушы сайлау нәтиҗәләренә бәйле булачак. “Илгә патша түгел, менеджер кирәк дигән кайбер фикерләр белән килешмим. Россия өчен дөнья киңлегендә җаваплылык тота алучы “патша” -җитәкче кирәк. Ә менеджер ролен Хөкүмәт рәисе башкара ала”, -ди ул. Аның ассызыклап узуынча, Илбашы алга таба системалы чишелеш сорый торган мәсьәләләргә ныклы игътибар бирергә тиеш. Хакимият тарафыннан яшьләр белән, коллективларда персонал белән эшләүнең, гаилә кыйммәтләрен төшендерүнең җитмәве, мәктәпләр, вузлар белән эшчәнлекнең тирән түгел, ә белем бирү процессы белән генә чикләнүе әнә шундыйлардан.
Президентлыкка кандидатларга килгәндә, Татарстан башлыгы аларның һәркайсыннан кимчелекләрне түгел, ә уңай якларын гына эзләргә теләвен җиткерде. “Идеаль кешеләр булмый, тик алга таба ил белән нәрсә булачагын уйлап эш йөртергә тиешбез”, - дип ассызыклады ул.
Соңгы вакытта ил җитәкчелеге тарафыннан социаль лифт тезисы алга сөрелә. Республика социаль лифт сыйфатында яшьләргә, эшмәкәрләргә нәрсә тәкъдим итә ала? ТР Президенты совет чорында илдә кадрлар сайлау, әзерләү буенча анык система булуын таный. “Кызганыч, бүген әлегә Россиядә бу юнәлештә системалы эш юк”, -ди ул. Республика башлыгы Татарстанда ТР Инвестиция-венчур фонды, “Идея” технопаркы тарафыннан сәләтле белгечләрне үстерү эше алып барылуына тукталып узды. Тик ул күлдәге тамчылар гына. Үз вакытында РФ Президенты Дмитрий Медведев та кадрлар резервын булдыру омтылышын ясады.
“Кадрларны үстерергә кирәк. Әгәр кеше дәүләт хезмәте юлы буенча китә икән, ул шул этапларны үтәргә, бизнес юлыннан китә икән, шул юлдан барырга тиеш. Элегрәк бит бизнеска өйрәтү булмады. Яхшы гына белем булса да, мәктәпләрдә эшмәкәрлек нигезләре өйрәтелмәде. Урта сыйныйф турында сөйлибез. Ә аны мәктәптән үк әзерләү өчен бернәрсә эшләнмәде. Мәктәптән үк бу күнекмәләр салынырга тиеш. Бу әле башы гына. Алар бер көндә генә башкарыла алмый”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Президент искәрткәнчә, моннан ун еллар элек кенә кадрларны сайлаганда бер генә критерий үзәккә алынса (җитезлек, өлгерлек, тиз реакциясе булган), хәзер белгечләрне бәяләүнең сыйфаты киңәйгән. “Бүген һәр өлкә, бизнесмы, дәүләт идарәсеме, телевидениеме – барысы да әзерлекле кешедән тора. Лидерларның конкурентлык өстенлеген үстерергә, барыннан да элек алар белемле, акыллы кешеләр булырга тиеш”, -дип ассызыклады ул.
Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын берничә тапкырга үстерү перспективасына килгәндә, ТР Президенты куәтле диверсификацияләнгән икътисад төзелми торып, бу бурычны теләгәнчә хәл итеп булмаячак, ди. “Моның өчен дәүләтнең теләге булу гына җитми, куәтле икътисад булуы кирәк. Тулай төбәк продукты күләмен 2016 елга 2 трлн сумга җиткерми торып, бу кыенрак булачак Әгәр без бурычка алып яши башласак, моның нәрсә белән тәмамлануын яхшы аңлыйбыз. Барлык социаль проектларны безнең бюджет мөмкинлекләренән чыгып анык исәпләргә тиешбез”, -ди ул.
Авыллар мәсьәләсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов ил күләмендә авылларга игътибар бирелеп җитмәвен таный. “Аңа продукция җитештерү урыны итеп кенә карарга кирәкми. Гореф гадәтләр, телне саклау ягыннан, тәртип, эшкә өйрәнү ягыннан да авылларның әһәмияте зур. Анда яшәү дәрәҗәсе шәһәрдән калышмаска тиеш. Ил күләмендә аңа мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш. Авылны сакламау, илне сакламауга тиң”, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан ТР Президенты республика ММЧ җитәкчеләренә: “Без мәгълүмат чараларыннан объектив мәгълүмат алырга тиешбез”, дип күбрәк позитив күренешләргә - гаилә кыйммәтләренә, кешелек мөнәсәбәтләренә, яхшы эшмәкәрләр үрнәгенә урын бирергә чакырды. Шул ук вакытта кимчелекләрне яктыртудан да курыкмаска өндәде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз