Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Теләче районы үзенә яңа максатлар куярга тиеш"
2012 елның 21 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды. Биредә ул Теләче муниципаль районы вәкиллекле органы утырышында катнашты. Анда 2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2012 елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш башланыр алдыннан республика башлыгы район предприятиеләре һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре урын алган күргәзмәне карады.
Сессиядә 2011 елда район үсешенә нәтиҗә ясалды. Төп доклад белән республиканың Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады. Ул 2011 елда район җитәкчелегенең эше икътисадның тотрыклы һәм динамик үсеше нигезендә халыкның тормыш сыйфатын арттыруга; иҗтимагый-сәяси һәм социаль тотрыклылыкны арттыруга юнәлдерелүен билгеләп үтте.
2011 елда 4,8 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елгы дәрәҗәгә туры килә. “Әмма сәнәгый җитештерү индексы күрсәткечләрен анализлаганда тармаклар арасында аерма күзәтелә: авыл хуҗалыгы производствосы күләмнәренең үсеше 2010 елга карата 123 процент тәшкил иткән, сәнәгать һәм төзелештә исә җитештерү күләмнәре кимегән”, - дип хәбәр итте район башлыгы.
Эре һәм урта предприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр 366 миллион сум тәшкил иткән. 2011 елда Теләче муниципаль районында уртача хезмәт хакы 14 мең 760 сум булган. Илдус Зарипов төп инвестицион проектлар хакында сөйләгәннән соң, салым базасының киңәюен, районга инвесторлар җәлеп итүнең, хезмәт хакы фондының артуын һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүнең район җитәкчелегенең алдагы елларга өстенлекле бурычлар рәтенә керүен ассызыклады.
Теләче районы башлыгы үз докладында социаль тармакта, мәгариф, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәләрендә ниләр эшләнүе хакында сөйләде. Районда физик культура һәм спортка зур игътибар бирелә. Теләче районы спортчылары республика һәм Россия күләмендәге ярышларда призлы урыннар яулый.
“Теләче районының үсеш потенциалы зур. Район халкы эш сөючән, район географик яктан уңайлы урнашкан. Теләче районы җитәкчелегенә үз алларына яңа бурычлар куярга һәа аларны гамәлгә ашырырга кирәк, моның өчен мөмкинлекләр бар”, - дип белдерде ТР Президенты, утырышта ясаган чыгышында.
Теләченең авыл хуҗалыгы районы икәнлеген искәртеп, республика башлыгы агросәнәгать комплексы мөмкинлекләренең тулы күләмдә гамәлгә ашырылмавын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль программаларны актив куллану ярдәмендә авылда кече һәм урта бизнесны үстерүнең мөһимлеген искәртте.
“Теләче – шәһәр яны районы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан файдаланырга кирәк. Шәһәргә якын урнашу сезгә җитештерелгән продукцияне Казанга тиз арада китереп җиткерергә мөмкинлек бирә, башкалага керә торган урында агропромпарк төзелә, анда Теләче районы халкы да үз продукциясен сата алачак”.
Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, районда проблемалар бар әле. Демографик күрсәткечләр куандырырлык түгел – үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Татарстан башлыгы хәбәр иткәнчә, куйган тырышлык нәтиҗәсендә 2011 елда соңгы 20 елда беренче тапкыр республикада халыкның табигый артуы теркәлгән. “Кешеләрнең яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылуына ышанычы булырга тиеш, биредә калу өчен перспективалар бар”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов башкарган эшләре өчен Теләче халкына рәхмәт белдерде һәм 2012 елда яңа уңышлар теләде. Ул республика җитәкчелегенең авылга, шул исәптән Теләче районына да ярдәм кулы сузарга әзер торуын белдерде.
Очрашу ахырында ТР Президенты район халкына бүләкләр тапшырды.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз