Шуннан соң Татарстан Президенты узган елның көзендә ачылган “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Бу – соңгы 15 елда районда төзелгән беренче спорт объекты. База комплексында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли, анда 640 тан артык бала йөзү, шахмат, авыр атлетика, бокс һәм өстәл теннисы белән шөгыльләнә.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.