Татарстан Президенты ветераннарны һәм хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде
2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Ватан сакчылары көненә багышланган тантана узды. Ватан сакчыларының төрле буын вәкилләрен – Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы ветераннарын , башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, ата-бабалары сайлаган юлны дәвам итүче яшьләр һ.б. котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков килгән иде.
Беренче булып тантаналы җыенны ачып җибәргән Казан Суворов училищесы директоры генерал-майор Александр Бородин ассызыклавынча, илне куәтле кораллы көчләрдән башка күзаллап булмый. “Александр Невский, Александр Суворовларның, Кызыл Армиянең сугышчылары һәм командирларының үлемсез батырлыгы халык хәтерендә мәңге саклана”, - ди ул.
Александр Бородин искәртүенчә, армия көчлерәк булган саен, дәүләт тә ныклырак була бара. “Россиялеләр көчле, яхшы җиһазланган, өйрәтелгән армиядән башка илнең бөек держава була алмаганын яхшы аңлый. Шуңа ил җитәкчелеге кораллы көчләрне модернизацияләү, яңарту курсын алды. Бу илдәге сәяси һәм социаль-икътисади үзгәрешләрнең аерылгысыз өлеше”, -дип искәртә ул. 2020 елга гаскәрләрдәге яңа коралларның һәм җиһазларның өлеше 70 проценттан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куела.
Александр Бородин Казандагы данлыклы Суворов училищесының, Казан танк училищесының кадрлар әзерләп илнең оборона куәтен ныгытуга зур өлеш кертүенә аерым тукталып, барлык хәрбиләр, аларның гаилә әгъзалары, персонал исеменнән Казан танк училищесын саклап калуда ярдәм күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерде.
Соңрак ветераннар һәм хәрбиләрне республика җитәкчелеге исеменнән Президент Рөстәм Миңнеханов котлады. Аның сүзләренчә, Ватан сакчылары көне төрле яшьтәге гражданнарны, төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштерә торган бәйрәм. “Тарих Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең бик күп мисалларын белә. Шулар арасынннан Бөек Ватан сугышы иң зур героизм белән аерылып тора. Бу җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Татарстаннан сугышка 700 меңнән артык кеше китеп, шуларның яртысына якыны яу кырларында башларын салды. Сугыш ветераннарына аерым рәхмәт”, - ди Президент.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.