Тантана балалар катнашындагы театральләштерелгән тамаша белән башланды, шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
“Бүген бик тә шатлыклы көн. “Кояшлы шәһәр”дә үзләренең яңа йортлары барлыкка килүгә куанучы балалар бик күп. Без балаларга зур игътибар бирәбез – алар безнең киләчәгебез. Мәгариф системасы мәктәпкәчә белем бирүдән башлана – биредә балалар алга таба мәктәптә һәм вузда уку өчен тиешле күнекмәләр ала”, - диде республика башлыгы. Ул соңгы елларда Татарстанда туучыларның артуын билгеләп үтте, шулай ук узган ел республикада “Бәләкәч” программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын искәртте, нәтиҗәдә балалар бакчаларында меңләгән яңа урын барлыкка килде.
“Әлеге программаның төп өлеше Казанда гамәлгә ашырылды. Без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде Р.Миңнеханов. Ул яңа балалар бакчасының шәхси-дәүләт партнерлыгының яхшы үрнәге булып торуын билгеләп үтте, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка һәм “Ак Барс” банкы вәкилләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Кояшлы шәһәр” микрорайоны Казанда иң үрнәк микрорайонга әверелер дип өметләнәм. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм”, - диде ТР Президенты һәм “Көнбагыш” балалар бакчасына интерактив комплекс һәм ноутбук сатып алу өчен сертификат тапшырды.
“Ак Барс” банкының Директорлар советы рәисе Роберт Мусин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, компания кешеләрнең бүгенге көндә моннан 20 яки 10 ел элеккеге кебек яшәргә тиеш түгеллеген аңлый. Без йортларны кешеләр яшәр өчен уңайлы итеп төзергә тиеш. Бу Татарстан икътисадына да файдага гына булачак, чөнки кешеләр торакны биредә сатып алырга тырышачак”, - дип белдерде ул һәм балалар бакчасына җиһаз сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Бүген Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Ведомство белгечләре 2025 елда Татарстан Республикасы җинаять-үтәтү системасының оператив-хезмәт, җитештерү-хуҗалык һәм финанс-икътисадый эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия ФСИН сак һәм конвойлау идарәсе башлыгы Сергей Елисеев һәм башкалар катнашты.