Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
2012 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
“23 февральдә Россия илебезнең төп бәйрәмнәреннән берсен – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм хәрбиләрнең генә түгел, “Туган ил”, “Ватан”, “бурыч” дигән сүзләргә битараф булмаучыларның да бәйрәме. Ул Кораллы Көчләрнең героик елъязмасын, буыннарның аерылгысыз бәйләнешен, Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең буыннан-буынга күчүче традицияләрен гәүдәләндерә.
Россия тарихы ил чикләрен фидакарьләрчә саклаган күп кенә буын вәкилләренең батырлык һәм кыюлык, рухи ныклык һәм Ватанга мәхәббәт мисалларына бай. Авыр сынау елларында армия һәм флотта хезмәт итүчеләр батырлык, хәрби бурычка тугрылык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге күрсәтте. Бу көнне без данлы Кораллы Көчләрне хөрмәтлибез. Нәкъ менә алар Россия дәүләтенең тотрыклылык һәм тынычлык үрнәге булып тора. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм әфганчылар, солдат һәм офицерларның батырлыгы белән горурланабыз.
Бүгенге көндә илебез җитәкчелеге тарафыннан хәрби хезмәткәрләрне социаль яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, аларның һөнәри дәрәҗәсе күтәрелә, хәрби частьләрнең матди-техник җиһазланышы яхшыра. Армия һәм флотның сугышчан әзерлеген тәэмин итү өчен күп көч куйган ветераннарга даими кайгыртучанлык күрсәтелә. Данлы хәрби традицияләр яңадан торгызыла. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен күп эш башкарыла.
Республикабыз да илнең оборона сәләтен арттыруга сизелерлек өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләре югары потенциалга ия, бу аларга иң катлаулы оборона заказларын да үтәргә мөмкинлек бирә. Без Россия Федерациясе Оборона министрлыгы частьләре һәм бүлекчәләрендә хәрби бурычларын лаеклы үтәүче яшьләребез белән горурланабыз.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим”, - диелә котлауда.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз