Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләренә "Кояшлы шәһәр"дәге яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды
2012 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең 54 гаиләсенә Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында урнашкан йортта фатир ачкычлары тапшырылды.
Фатир ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров тапшырды. Аңарчы республика башлыгы шулай ук “Кояшлы шәһәр” микрорайонында урнашкан “Көнбагыш” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
“Шундый яңа йортлар, балалар бакчаларының төзелүе куанычлы”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бүгенге көндә эчке эшләр органнарының 1 меңнән артык хезмәткәре торак белән тәэмин ителүен искәртте.
“Бүген Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә, ә бит нәкъ менә погонлы кешеләр безнең иминлекне тәэмин итә. Барыгызны да әлеге вакыйга – фатир алуыгыз белән котлыйм. “Кояшлы шәһәр” Казанда иң уңайлы һәм куркынычсыз микрорайонга әверелер дип өметләнәм”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
“Бәхетнең бәхәссез, вакыт сынавын узган формуласы бар – ул уңайлы йорт, дус гаилә һәм яраткан эш. Әлеге формулада йорт аерым урынны били. Яңа фатир алучыларның барысын да котлыйм. Сез алга таба да гаилә, халык һәм республика бәхете хакына хезмәт итәрсез дип өметләнәм”, - диде үз чиратында Әсгать Сәфәров.
Фатир ачкычлары тапшырганнан соң ТР Президенты Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Махсус билгеләнүдәге үзәге хезмәткәре Александр Каляшин гаиләсендә кунакта булып, яңа фатир алучыларга – суыткыч, ә балаларына электрон китап һәм зур курчак бүләк итте.
“Кояшлы шәһәр” микрорайонының Гариф Ахунов урамындагы 194 фатирлы торак йорт 2007 елда төзелә башлый. Генераль подрядчысы – “Ак БарсСтрой” ҖЧҖ. Төзелеш проекты «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнгән.
23 – бер бүлмәле, 25 – ике бүлмәле һәм 6 өч бүлмәле фатир файдалануга тапшырылган. Торакның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метрдан артып китә.
2013 ел ахырына кадәр инвестицион проект кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы өчен 409 фатир төзү күздә тотыла, аның 249 ы – “Кояшлы шәһәр” (Казан), 160 ы “Яшьлек” (Чаллы) микрорайонында.
“Кояшлы шәһәр” инвестицион проекты 2005 елның февралендә старт алды. 2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр биредә эчке эшләр органнарының 328 гаиләсенә фатир ачкычлары тапшырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз