Илдар Халиков билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышларын ачты

2012 елның 24 феврале, җомга
Бүген Биектау районында РФ атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхәбетдинов призларына билбаулы көрәш буенча VIII Бөтенроссия турниры ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Биектау” спорт комплексында узучы традицион ярышларда илнең 11 төбәгенннән һәм Татарстанның 17 районыннан спортчылар бил алыша.

Илдар Халиков үзенең сәламләү чыгышында әлеге ярышларда катнашучы спортчылар санының елдан-ел артуын, билбаулы көрәшнең татар халкының милли культурасын саклау һәм үстерүгә хезмәт итүче спорт төре булуына басым ясады.

Республикада спортның бик күп төрләренең актив үсүен искәрткән Премьер-министр билбаулы көрәшкә аерым мөнәсәбәт булуын ассызыклый. “Республикада 30 меңнән артык кешенең әлеге спорт төре белән шөгыльләнүе шуңа да очраклы түгел”, - ди ул.

Илдар Халиков спортчыларга уңышлар, ярышларны карарга килүчеләргә матур тамаша теләп, Татарстанда әлеге спорт төрен үстерү эшендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International