ТР Президенты РФ Милли медицина палатасы башлыгы белән очрашты
2012 елның 27 феврале, дүшәмбе
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Милли медицина палатасы президенты Леонид Рошаль белән очрашты.
Леонид Рошаль Казанга лекция укыр өчен килде. Бүген танылган табиб Татарстан медицина тармагы җитәкчелеге һәм медицина җәмәгатьчелеге алдында доклад белән чыгыш ясаячак. Әңгәмәнең төп темасы – Россия сәламәтлек саклау тармагын камилләштерү һәм үстерүдә гражданнар җәмгыятенең роле.
Кичәге очрашу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Леонид Рошальгә республикада сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышы хакында сөйләде. Р.Миңнеханов һәм Л.Рошаль шулай ук Россиядә медицина тармагын үстерү мәсьәләләре хакында да фикер алышты.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.