Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
РФ транспорт министрына Казанда юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасын тәкъдим иттеләр
2012 елның 28 феврале, сишәмбе
Бүген Россия транспорт министры Игорь Левитин “Казан юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автоматлаштырылган система” муниципаль бюджет учреждениесендә булды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. озатып йөрде.
Кунакларга Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын тәкъдим иттеләр.
Юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автоматлаштырылган система – ул хәрәкәт иминлегенә, урам-юл челтәре параметрларын яхшыртуга, транспорт бөкеләрен киметүгә һәм экологик халәтне яхшыртуга юнәлдерлгән программа-техник чаралар комплексы.
Казанның 15 юл чатында датчиклар һәм камералар куелган, хәзер система сынау режимында эшли. Шәһәрдә урам-юл челтәрләре төзекләндерелеп беткәч аларны башка магистраль урамнарында куярга мөмкин. Аның өчен җиһазлар һәм кирәкле коммуникацияләр бар. Универсиадага Казанда бу система транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте тыгыз булган 96 юл чатында эшләячәк.
Хәзерге вакытта сынау кластерларында уңай якка үзгәрешләр күзәтелә: яңа системалы урамнарда сыйдырышлылык 21 процентка арткан, хәрәкәт агымының уртача тизлеге 18 процент тәшкил итә.
Россия транспорт министры яңа система проектына Зур Казан боҗрасы кертелгәнме дип сорады. Бу магистраль әлеге системаны куллануны исәпкә алып төзекләндерелә дип белдерделәр. Проектны гамәлгә ашыруда Юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автоматлаштырылган система учреждениесе белән ЮХИДИнең актив хезмәтәшлек итүе кирәк дип саный Игорь Левитин.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз