Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты 2013 елгы Универсиадада куркынычсызлыкны тәэмин итүдә ярдәм сорады
2012 елның 29 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрының беренче урынбасары, Уеннарның Оештыру комитеты башлыгы Игорь Шуваловка 2013 елда Казанда узачак Универсиадада катнашучылар һәм кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә федераль бюджеттан 2 миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Ратушада РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитетының 5 нче утырышы узды. Утырышта шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Россия транспорт министры Игорь Левитин, РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырышны ачып, Игорь Шувалов спорт объектларының күпчелеге инде кулланылышка тапшырылуын, казанлылар һәм башкала кунаклары тарафыннан файдаланылуын ассызыклады. “Бүген без 2013 елгы Универсиада авылында булдык. Студентлар кампусы Идел буе федераль университеты өчен Уеннардан мирас булып калачак, - диде ул. – Иң катлаулы ике объектта (45 мең урынлы стадион һәм Спортның су төрләре сарае) төзелеш эшләре дәвам итә”.
Эш графигы буенча йөкләмәләрнең үтәлеше хакында сөйләгәндә, Игорь Шувалов: “Эшләр график нигезендә бара, финанслау мәсьәләсендә тоткарлыклар юк”, - дип ассызыклады.
“Тулаем алганда, эш интенсив рәвештә алып барыла. Миңнеханов, Леонов һәм Метшин әлеге проект белән шәхсән шөгыльләнә. Проектны уңышлы алып бара торган команда тупланган”, - дип белдерде Шувалов.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Казандагы Универсиадага 500 көннән азрак вакыт калуын искәртте. “Билгеләнгән барлык эшләрне дә башкарып өлгерергә кирәк. Спорт объектларын төзү эшләре график нигезендә бара. Барысы да вакытында әзер булачагына бернинди шик тә юк”, - дип ышандырды ТР Президенты. Республика башлыгының сүзләренә караганда, транспорт инфраструктурасын әзерләү буенча гаять зур эш башкарыла. “Аэропорттан Казан үзәгенә кадәр 20 минутта” проектына бәйле мәсьәлә хәл ителә. Биредә эш оештырылган. Юл чишелешләре, җәяүлеләр кичүе, метрога килсәк – барысында да эш бара”.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында хәл итүне таләп иткән ике мәсьәләгә тукталды. “Хәзерге шартларда куркынычсызлык мәсьәләсе аеруча зур әһәмияткә ия. Кытайдагы Уеннарда булганнан соң без кайбер пунктларны яңадан карадык, Кытай партнерлары кулланган кайбер системалы алымнарны кабул итеп алдык. Мин федераль бюджеттан ярдәм сорар идем. Җиһазлар, техник чаралар кирәк – без Федераль куркынычсызлык комитеты, Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан расланган тиешле гаризалар әзерләдек. Бу – илебезнең имиджы”.
“Без республика алдына куелган бурычларның барысын да хәл итәчәкбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Казанда Универсиадага әзерлекнең барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Уеннар Казанда 2013 елның 6-17 июль көннәрендә узачак, 27 спорт төре буенча барлыгы 351 комплект медаль уйнатылачак. 29 июньдә Универсиада авылын рәсми төстә ачу тантанасы уза. 2012-2013 елларга операция бюджеты 10,6 миллиард сумга якын тәшкил итә.
Игорь Шувалов утырыш тәмамланганнан соң журналистларга биргән интервьюсында Универсиадада куркынычсызлыкны тәэмин итү Уеннарның Оештыру комитеты утырышында тикшерелгән төп мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады. “Казанда Уеннарны үткәрү өчен күпме генә акча сарыф итсәк тә, Казан күз алдында үзгәрә һәм матурлана дип күпме генә кабатласак та, Уеннарның куркынычсызлыгын тәэмин итү төп мәсьәлә булып калачак, - дип ассызыклады Универсиаданы Оештыру комитеты башлыгы. – Моның өчен безгә бик катлаулы эш башкарырга кирәк. Шулай ук махсус җиһазлар сатып алу зарур. Эчке эшләр министрлыгы бюджетында әлеге чараларны тәэмин итү өчен күпмедер күләмдә акча каралган инде. Бүген билгеләп үтелгәнчә, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларына 2 миллиард сумнан артык акча кирәк”.
“Татарстан җитәкчелеге белән эшләве һәрвакытта да кызыклы. Алар үз өстенә алган йөкләмәләрнең һәркайсын үз вакытында һәм төгәл башкара”, - дип сүзен йомгаклады Игорь Шувалов.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов эш графигы тыгыз булуга да карамастан, Казанга килергә вакыт тапкан өчен Игорь Шуваловка рәхмәт белдерде. “Мин әлегә Универсиадага әзерлек барышында нинди дә булса проблемалар күрмим. Без Универсиада лаеклы узсын өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип ышандырды Татарстан башлыгы.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз