Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда "KAZANINVEST 2012" инвестицион форумы башланды
2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 386 млрд сум тәшкил итеп, 2010 елга караганда, 8 процентка үскән. Гомумән алганда, 2011 елда республика икътисадына 800 млн доллардан артык чит ил инвестициясе килгән. “Шулай да әлегә бу күрсәткеч белән канәгатьләнә алмыйбыз, чынлыкта потенциал тагын да күбрәк”, -ди Премьер-министр Илдар Халиков. Ул бу хакта бүген “KAZANINVEST 2012” дигән Халыкара инвестиция форумы ачылышында белдерде.
Тәүге тапкыр узучы чараны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыкларның халыкара ассоциациясе (WAIPA) белән берлектә оештырган. Төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, туры чит ил инвестицияләрен алуда көндәшлек, туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм төбәк потенциалын нәтиҗәле файдалану өчен кирәкле шартлар, кече һәм урта бизнес өчен мәйданнар төзүнең уңышлы тәҗрибәсе –формуга фикер алышу өчен чыгарылган төп темалар әнә шулар.
Форум делегатларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләгән Хөкүмәт башлыгы Татарстанда бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүен, конкрет нәтиҗәләргә ирешелүен ассызыклады. “Узган ел республика бизнесны алып бару буенча Россиянең иң уңайлы төбәге дип табылды. Шулай да әле без моны аванс дип кабул итәбез. Алга тагын да кыюрак бурычлар куябыз”, - ди Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Илдар Халиков инде ике ел рәттән республикада тулай төбәк продукты күләменең 1 трлн сумнан артып китүенә, моның Балтыйк буе, купчелек БДБ илләренә караганда артыграк булуына игътибар юнәлтте.
Аның сүзләренә караганда, бездәге гомуми инвестиция мохите һәм бизнес өчен булдырылган инфраструктура соңгы елларда шактый эре халыкара компанияләрнең Татарстанга килүенә юл ачкан. Мисал итеп “Алабуга” МИЗ ы резидентлары арасындагы дөньякүләм танылган компнияләрне атады. Хөкүмәт башлыгы моның дәвамлы булачагына ышаныч белдерә. “Алабуга” МИЗ ы зур потенциалга ия. Бүген биредә игълан ителгән инвестицияләр күләме 80 млрд сумга якын”, -дип искәртте премьер.
Ул шулай ук кече һәм урта бизнес өчен республикада төрле зурлыктагы 15 мәйдан эшләвен, Татарстанда 2-5 мең кв метрлы зур булмаган индустриаль мәйданнарның барлыкка килүен, аның буенча да зур потенциал булуын искәртте.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, 2012 ел башына республикада инвестицион эшчәнлек субъектлары (ТАНЕКО, “Казаноргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим” һ.б.) тарафыннан инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга кагылышлы 400 млрд сумнан артыклык 48 килешү төзелгән.
Премьер сүзләренә караганда, быел март аенда “Алабуга” МИЗы территориясендә “Rockwool” (Роквул) заводы эшләтеп җибәреләчәк. Биредә ел саен 110 мең тонна продукция җитештереләчәк. Бүген бу проектка салынган инвестицияләр күләме 4 млрд сумга якын. Җәй көнне республикада бизнеска ярдәм итүче тагын бер эре проектны– “Агропромпарк”ны эшләтеп җибәрергә уйлыйлар.
ТР Премьер-министры алга куелган кыю бурычларны хәл итүдә “KAZANINVEST” Халыкара инвестиция форумы үз өлешен кертер, дигән ышаныч белдерде. Хөкүмәт рәисе бу башлангычның дәвамлы булуын, традицион форумга әйләнүен, тагын да күбрәк партнерлар җәлеп итүен теләп, киләсе җыен “Grand Hotel KAZAN” диварлары белән генә чикләнмичә, тагын да зуррак залда узар дигән өметтә калды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов инде танылу алган “KAZANSUMMIТ” ислам бизнесы һәм финанслары саммитының да тәүге тапкыр биредә узуына ишарәләп, аның үрнәгендә “KAZANINVEST”ның да абруйлы, нәтиҗәле сөйләшүләр мәйданына әйләнәчәгенә ышаныч белдерде.
Халыкара инвестиция форумы кысаларында “Grand Hotel KAZAN” холлында ТР эре, урта һәм кече бизнесның инвестиция проектлары, сәнәгать мәйданнары тәкъдим ителгән күргәзмә эшли. Форум ачылышы алдыннан ТР Премьер-министры һәм кунаклар аның эшчәнлеге белән танышты.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз