Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Кабельле телевидениегә бүген җитди көндәш барлыкка килде һәм ул халык өчен бушлай”
2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Алексей Малинин, “Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” компаниясе генераль директоры урынбасары Виктор Пинчукның җиңел куллары белән, бүген Татарстанда рәсми рәвештә яңа DVB-T2 форматлы цифрлы телевидение гамәлгә кертелде. Шул рәвешле, өч төймәгә берьюлы басып эшләтеп җибәрелгән бу формат, цифрлы телевидениедән тыш, өр-яңа хезмәтләргә юл ача, анда, яңа челтәр җәелдерү белән беррәтттән, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта халыкны кисәтү системасын сынау зоналары да булачак.
Тантанада башлап сүз алган Президент Р.Миңнеханов, Татарстанда телевидение тарихының сәхифәләрен барлап, DVB-T2 форматлы цифрлы телевидение тапшыруларын бүгеннән үк республика халкының 40 проценты карый ала, ел ахырына 70 проценты һәм 2015 елга 100 процент, ягъни татарстанлыларның барысына да шушы мөмкинлекләрне файдалана алачак, дип куаныч белән игълан итте. Федераль Хөкүмәт карары белән тормышка ашырылган проектта катнашып, Казан Универсиадасы алдыннан заманча цифрлы телевидение булдыруда өлеше, хезмәте кергәннәргә олы рәхмәт белдергәч: “Авыл җирендәге кулланучыларга моңарчы шуннан файдалану мөмкинлеге булдыра алмаган идек. Инде кабельле телевидениегә бүген җитди көндәш барлыкка килде һәм ул халык өчен бушлай, сыйфаты буенча өстенлектә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Цифрлы ТV-тапшырулар кабул итеп алучы элемтә тармагы ветераны Рәхимә Фатыйхова белән видеоэлемтәгә кереп, Татарстан башлыгы аны иң заманча технологиянең өенә керүе, ә ветеран Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады.
Алексей Малинин белән Виктор Пинчук исә, бертавыштан, Татарстан Россия субъектлары арасында беренче булып яңа DVB-T2/MPEG-4 нче стандартка күчкән субъект санала, цифрлы яңа стандартка күчү сыйфади яктан сикереш булачак, дип, татарстанлыларның шатлыгын уртаклашулары хакында әйттеләр. Татарстанда федераль программа уңышлы үтәлеренә бернинди шик юк - В.Пинчук шундый фикердә. Ә инде Татарсаннан соң яңа стандартта тапшырулар илебезнең барлык төбәкләренә дә кертеләчәк.
Казандагы телевидение үзәгендә ТР Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һ.б. рәсми затлар да катнашты. Кунаклар Телерадиотапшыру үзәгендә, Кодлаштыру һәм мультиплекслау, ягъни программалар формалаштыру үзәгендә, идарә кабиналарында булып, Казан телеүзәгенең тапшыргычлар залы, эфирга чыгарыла торган программалар белән танышты. Соңыннан югары җитәкчелек Консультацион ярдәм үзәгенә юл алды. Анда алар эш рәвеше һәм телерадиотапшыру үсеше музее белән танышырга ниятли.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз