Татарстан Республикасында алимент түләүдән качып йөргән 800 дән артык кешене эзлиләр

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында алимент түләүдән качып йөргән 800 дән артык кешене эзлиләр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча суд приставлары хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконферецэлемтә режимында узды.

Беренче яртыеллыкта бурычлыларны эзләү буенча 802 эш кузгатылган. 554 ваемсыз, җавапсыз ата-ана эзләп табылган.

2018 елның 6 аенда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә алимент түләттерү турында 30 мең башкарма производство булган. 8087 производство буенча эш тәмамланган.Өлешчә түләттерүләрне исәпкә алып, 415 млн сумлык эшләр ябылган.

Хәзерге вакытта 20 меңгә якын Татарстан кешесенең алимент буенча бурычы бар. Ел башына гомуми бурыч 3,1 млрд сум күләмендә исәпләнгән. Бүгенге көнгә 22 мең 221 башкарма производство үтәлештә. Шуларның 9177 е кысаларында бурычлыларның хезмәт хакыннан тотып калганнар. Шул рәвешле, 1,2 млрд сумлык бурыч түләттерелгән.

Татарстанда алиментлары буенча бурычлары булган хатын-кызларга карата 2487 башкарма производство исәптә.

Алимент түләүдән качып йөргән ваемсыз аналарның 36 процентының гына рәсми кереме бар дип санала. Кагыйдә буларак, алимент түләмәүчеләр – тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар һәм ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Балалары каршында әҗәтле хатын-кызлар, нигездә, 30-42 яшьтә.

 Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина бурычлылардан алиментларын түләттерүгә дин әһелләрен җәлеп итү тәэсирле чара булачак, дип саный.

“Бу эшкә конфессия вәкилләрен җәлеп итәргә мөмкин. Аерым категория гражданнар өчен моның йогынтысы булмый калмас. Бу сорау буенча конфессияләр белән тулы аңлашу табарбыз, аерым нәитәҗәләре булыр” - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International