Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда капиталь ремонт инде 444 йортта бара
2012 елның 2 марты, җомга
Бүген ТР Министрлар Кабинетында, муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә, “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны быел республикада тормышка ашыру һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Хәзерге вакытта Татарстанның 40 муниципаль берәмлегендә 444 күп фатирлы торак йортында, ягъни 50 процентында капиталь ремонт эшләре башланган, ә Яшел Үзән районы һаман да подрядчысын сайламаган. Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча җыю 95,8 процент тәшкил иткән, капремонтка акча җыю да шулай ук.
Быел күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме Фондтан 558 млн. 878,2 мең сум, ТР бюджетыннан 1 млрд. 373 млн. 131 мең сум, муниципаль берәмлекләр бюджетыннан 1 млрд. 76 млн. 72 мең сум, милекчеләрдән 1 млрд. 348 млн. 505,9 мең сум тәшкил итә. Шул рәвешле, күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына 4 млрд. 356 млн. 587,1 мең сум китәчәк. Җәмгысе 41 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында шушы программа буенча 843 йорт капиталь төзекләндеререлгә тиеш, аның гомуми күләме – 5,3 млн. кв.м. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгышында шулай дип белдерде.
Быел барлыгы 220,8 мең татарстанлының торак шартлары яхшыртыла дигән сүз, дип билгеләп үтте бу җөмләдә Президент. Торак милекчеләрен җыеп, эш күләмен аңлатырга, нәрсә эшләргә кирәклеген белешергә кирәк булачак. Ләкин капиталь төзекләндерү эшләре җылыту сезонына кадәр төгәлләнергә тиеш, эш графиклары төзелсен – таләп шундый, дип кистереп әйтте Р.Миңнеханов. Шулай ук республика башкаласында Универсиада объектлары арасындагы кунаклар йөртеләсе маршрутка туры килгән йортларның фасадларын, балконнарын ремонтлау-тәртипкә китерү буенча министр И.Фәйзуллин белән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошинга уйлашып, шушы айда аларда эш башларга йөкләмә бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз