Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
8 март алдыннан Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашты
2012 елның 6 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында язның тәүге бәйрәме - 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашты.
Очрашу башында республика башлыгы соңгы вакытта илдә һәм республикада күп кенә вакыйгалар булып узуын, бүгенге очрашуның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашуда яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.
“Мәгълүмат кырының әһәмияте арта, тиешле мәгълүмат җиткерергә сәләтле кешеләрнең роле үсә. Без сездән күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар алабыз”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы гүзәл затларга.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкның табигый артуы – Татарстанның төп казанышларыннан берсе. Аның сүзләренә караганда, моның өчен республикада барлык шартлар да тудырыла – балалар бакчалары ачыла, мәктәпләр, торак йортлар, медицина учреждениеләре төзелә һәм ремонтлана.
“Кешеләрнең иртәгесе көнгә ышынычы булуы мөһим. Бүгенге көндә Россиядә демографик мәсьәлә бик тә кискен тора. Ил һәм Татарстан Республикасы халкы артырга тиеш”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Шуннан соң Татарстан Президенты журналистларның сорауларына җавап бирде. Шәхси сорауларга җавап биреп, ул хатынына 8 Мартка нәрсә бүләк итәргә икәнлеге хакында әлегә уйламавын әйтте. “Сайлау мөмкинлеге зур, хатын-кызга кирәкле әйберне табуы бик тә кыен”, - диде ул.
Сәясәт белән шөгыльләнүче гүзәл затлар хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов гаиләнең зур игътибар бирергә тиешле җитди эш булуын искәртте.
“Ана кеше баласы янында булырга тиеш. Без барыбыз да балаларыбызның тәрбияле, белемле булуын телибез. Эш хатын-кызларның сәясәттә кирәкле ниндидер сыйфатларга ия булмавында түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең аларны ана итеп яралтуында, сәясәт исә чыгарга ярамый торган уен ул”, - диде Татарстан Президенты.
Ул журналистларның сайлаулар, белем бирү, сәламәтлек саклау, тарихи-мәдәни мирас, спорт, социаль челтәрләргә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз