Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Габалада (Әзербәйҗан) булды
2012 елның 6 марты, сишәмбе
Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Әзербәйҗанга эш сәфәре барышында Габала шәһәрендә булып, биредәге консерв заводы һәм пианино фабрикасы белән танышты.
Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан делегациясе составында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, “Ак Барс” банкның Директорлар советы рәисе Роберт Мусин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер бар.
Габаладагы консерв заводы яшелчә һәм җиләк-җимеш эшкәртү цехларыннан гыйбарәт. 12 гектар мәйданда сок җитештерү, компот кайнату, томат пасталары җитештерү цехлары, шулай ук җиләк-җимешне озаклап саклап тоту өчен суыту складлары урын алган. Биредә җитештерелгән соклар Әзербәйҗан территориясе белән генә чикләнеп калмыйча, башка илләргә, шул исәптән Россиягә дә экспортлана.
Илдар Халиков предприятиенең эшчәнлек дәрәҗәсен югары бәяләп, Россиядә хәзер соклар концентратлар кушып җитештерелә, ә биредә алар чын җиләк-җимештән, дип билгеләп үтте.
ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, Габаладагы консерв заводы идеологиясе буенча Казанда төзелүче агропромпаркка (җирле фермерлар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча) якын. Илдар Халиков завод җитәкчелегенә Казан май комбинатын кетчуплар җитештерү өчен томат пастасы һәм джемнар җитештерү өчен җиләк-җимеш белән тәэмин итү тәкъдимен кертте.
Икенче пункт – пианино фабрикасы булды. Габалада пианино җитештерүче Beltmann piano фабрикасының хуҗасы һәм аңа нигез салучы - Голландия мастеры Ганс Леферинк. 2002 елда аларның Голландиядәге гаилә фабрикасы ябыла. Леферинк яңа фабриканы 2008 елда Әзербәйҗанда ача. Бүген елына 1000 гә якын музыка уен коралы җитештерүче предприятиедә 135 кеше хезмәт куя. Алдагы планнар елына 3 меңгә кадәр пианино һәм рояль җитештерү белән бәйле. Моның өчен, Ганс Леферинк искәртүенчә, хезмәткәрләрнең тәҗрибә туплавы зарур.
Илдар Халиков Ганс Леферинкка предприятие буйлап экскурсия уздырганы өчен рәхмәт җиткереп, кечерәк кенә шәһәрдә шушындый югары класслы предприятиенең эшләвенә гаҗәпләнүен белдерде.
Татарстан делегациясенең бүгенге сәфәр программасында Бакуның берничә предприятиесендә булу да каралган.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз