Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Аджа Малһотра белән очрашты
2012 елның 14 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Аджай Малхотра белән очрашты. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, республика халкының Һиндстанга карата кызыксынуы көчле, бүгенге көндә ихтимал хезмәттәшлек өчен барлык юнәлешләр дә тулысынча ачылмаган әле. Р.Миңнеханов кунакларга Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиленең дус-тату гомер кичерүе хакында хәбәр итте. “Конфессияара һәм милләтара татулык төбәккә тотрыклы үсеш кичерергә мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады ул, кунакларны сәламләп.
Очрашу тәмамланганнан соң, Һиндстанның Россиядәге илчесе Аджай Малхотра журналистларга кичә Казанда хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелуы хакында хәбәр итте. Ул Казан федераль университетының Шәрыкне өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында Һиндстанны Өйрәнү үзәге оештыруны күздә тота. Әлеге инициатива Һиндстанның Мәскәүдәге илчелегендә дә хуплау тапты. Меморандумда шулай ук КФУга белгеч-индологны командировкага җибәрү турында килешү дә теркәлгән. Ул әлеге үзәкне җитәкләр дип көтелә. Моннан тыш, Аджай Малхотраның сүзләренә караганда, КФУ китапханәсенә Һиндстан хакындагы китаплар тапшырылачак.
Илче шулай ук Һиндстанның мәгълүмати технологияләр, фармацевтика, сәнәгать һәм химия производствосы өлкәләрендә Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерүе хакында сөйләде. “Туризмга килгәндә, без Һиндстан туристлары Мәскәүдә генә түгел, Казанда да артсын өчен барысын да эшләячәкбез”, - диде А.Малхотра.
ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә белдергәнчә, Кремльдә узган очрашу уңышлы һәм нәтиҗәле булган.
“Якын киләчәктә без фармакология, сәнәгать производствосы, аерым алганда, автокомпонентлар җитештерү кебек юнәлешләрдә Һиндстан делегациясен Казанда көтеп калабыз, шулай ук IT-технологияләр һәм мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү күздә тотыла”, - дип хәбәр итте И.Мөфлиханов. Ул бүгенге көндә Татарстан һәм Һиндстан арасындагы хезмәттәшлекнең уңышлы мисаллары булуын билгеләп үтте.
Туризм өлкәсендә дә Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерү күздә тотыла. Бүген Һиндстанның Россиядәге илчесе Аджай Малхотра визит кысаларында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгында булачак, анда да шул хакта сүз барачак. Аерым алганда, республика башкаласына Һиндстанның туристлык компанияләре делегациясе килер дип көтелә.
И.Мөфлиханов, Һиндстандагы “КАМАЗ Вектра Моторз Лимитед” уртак предприятиесе турындагы сорауга биргән җавабында, хезмәттәшлекнең уңышлы дәвам итүен белдерде, якын киләчәктә елына 5 мең йөк автомобиле җитештерә башлау күздә тотыла. “Бу – зур өметләр уята торган җитди планнар”, - дип ассызыклады Искәндәр Мөфлиханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз