Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "ТАНЕКО" ААҖ проекты буенча киңәшмә үткәрде
2012 елның 19 марты, дүшәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идал буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, төзелеш, проект оешмалары җитәкчеләре озатып йөрде. Агымдагы вәзгыять турында Президентка проектны гамәлгә ашыруда катнашучы «Нефтегазинжиниринг» ҖЧҖ, «Камгэсэнергострой» ААҖ, «Главнефтегазстройсервис» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» ААҖ подряд оешмалары җитәкчеләре бәян итте.
Нефть эшкәртү заводының баш инженеры Мансур Кәлимуллин “ТАНЕКО” ААҖнең күкерт эшләп чыгару блогындагы җитештерү процессының үзенчәлекләре хакында сөйләде. “ТАНЕКО” ААҖндә гамәлгә кертелгән алдынгы технологияләр һәм заманча җиһазлар ресурслар һәм энергия, әйләнә-тирә мохитне саклау җәһәтеннән җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Экология темасы Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының оператор бүлмәсе һәм чистарту корылмалары лабораториясендә дәвам ителде.
Сәнәгать мәйданчыгы белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов комплексның беренче чираты буенча доклад белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, җиһазларны комплекслы төстә сынау һәм эксплуатацияләү барышында 3284 мең тонна нефть эшкәртелүе хакында бәян итте. Хәзерге вакытта ЭЛОУ-АВТ-7 җайланмасының җитештерүчәнлеге уртача 93 процентка җиткерелгән, эшкәртү тирәнлеге 93 процентка кадәр арткан. Висбрекинг җайланмасы мичләре табигый газдан комплекстка эшләп чыгарыла торган ягулык газына күчерелгән, шуның нәтиҗәсендә табигый газ куллану сизелерлек кимегән.
Түбән Кама Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының катнаш гидрокрекинг җайланмасын сафка бастыру проектын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Николай Заикин Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының алдагы этабын гамәлгә ашыруның барышы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аны сафка бастыру буенча киң колачлы эшләр 2011 елда Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының 1А1 этабы объектларындагы эшләр тәмамлану белән параллель рәвештә җәелдереләчәк.
“ТАНЕКО” ААҖнең Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы технология процессына кертеләчәк катнаш гидрокрекинг җайланмасы елына 2,9 миллион тонна вакуум газойле эшләп чыгаруга исәпләнгән. Ул югары сыйфатлы тауар продукциясе җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысы тарафыннан да сизелерлек күләмдә эш башкарылуын билгеләп үтте. Президент белдергәнчә, “ТАНЕКО” ААҖндә кулланылучы алдынгы технологияләрне бөтен республика күләмендә һәм аннан читтәге төбәкләрдә киң җәелдерергә кирәк
"ТАНЕКО" ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз