Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы  утырышы узды.

Утырышта кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс - икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2018 елның 6 ае эчендә компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

2018 елның 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр 12,59 млрд кВт. с. тәшкил иткән, узган елның шул вакытына караганда 2%ка югарырак.

2018 елга расланган капиталь төзелеш планы буенча капиталь кертемнәр күләме 6,6 млрд тәшкил иткән. Хисап чорында капиталь кертемнәрнең үзләштерелгән күләме расланган планга туры килә.

2018 елның 1 ярты елында кулланучыларны компания челтәренә кушу өчен электр челтәре хуҗалыгының 1 429 объекты файдалануга тапшырылган, төзелгән электр тапшырулары линияләренең озынлыгы 158 км тәшкил итә.

Зур һәм икътисади әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International