Татарстан Республикасы Премьер-министры 5нче төзәтү колониясенең җитештерү секторы белән танышты

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (УФСИН по РТ) Яшел Үзән районы Карамалы Тау поселогында урнашкан  5нче төзәтү колониясендә бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды.

Ул төзәтү оешмасын, шул исәптән сәнәгать объектларын карап чыкты, колониянең җитештерү-икътисади эшчәнлеге һәм эшләп чыгарылган продукция белән танышты.

Премьер-министр белән бергә колониядә делегация булды, аның составында Премьер-министрның административ һәм хокук саклау эшчәнлеге буенча киңәшчесе Дауфит Хамадишин, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин бар иде.

ТР Премьер-министры һәм кунаклар колониянең торак зонасын карадылар, тоткыннарның яшәү шартлары белән таныштылар, клуб, ашханә, мәчет һәм чиркәүдә булдылар.

Сәнәгать зонасында Алексей Песошин механик җыю һәм кою цехларын карады, монда колониядә эшләнгән продукция күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Очрашу кысаларында катнашучылар яңа инвесторлар һәм заказчыларны җәлеп итү хакында, эшләп чыгарыла торган продукциянең ассортиментын киңәйтү һәм төбәк базарында аңа ихтыяҗ булдыру турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International