ТР Президенты Русия энергетика агентлыгы башлыгы белән очрашты
2012 елның 2 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия энергетика агентлыгы” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе генераль директоры Тимур Иванов белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, вице-премьер – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, “Россия энергетика агентлыгы” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе генераль директоры урынбасары Марина Фәйрушина катнашты.
Очрашуда яклар Татарстанда энергия саклау сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алышты. Аерым алганда, 2011 елның ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Россия энергетика агентлыгы” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе арасында имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре кузгатылды.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.