Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Люксембургның Сәүдә палатасы директорлар шурасы әгъзасы Стив Бреер: Татарстан белән хезмәттәшлек зур үсеш потенциалына ия
2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Люксембург Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм республика компанияләре белән танышырга тели. Бүген Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәл”ендә чыгыш ясаган Сәүдә палатасының Директорлар советы әгъзасы Стив Бреер шулай дип белдерә. “Түгәрәк өстәл” ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Люксембургка эш сәфәре кысаларында оештырылды.
Стив Бреер кунакларны Люксембург Сәүдә-сәнәгать палатасының төзелү тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды. Аннан аңлашылганча, палата Бөек Люксембург Герцоглыгы төзелгәннән соң ике ел вакыт узгач, 1841 елның октябрендә король Вильгельм II указы белән оеша. Бүген ул үз составында 50 меңгә якын әгъзаны берләштерә. Люксембург Сәүдә-сәнәгать палатасы, авыл хуҗалыгыннан тыш, бизнесның барлык секторлары белән эшләүче, дәүләт һәм шәхси компанияләр арасында арадашчы булган оешма. Ул чит илләр белән элемтәләрне үстерүгә омтыла. Стив Бреер сүзләренә караганда, әлегә Россия белән мөнәсәбәтләр тиешле нәтиҗәләр бирми. Россиянең бер төбәге булган Татарстан белән элемтәләр багланышлар үсеше өчен җитди потенциал, дип саный ул.
Бүгенге чарада катнашучыларга Татарстанның икътисади һәм инвестиция потенциалын ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов презентацияләде. Соңрак Татарстан делегациясе әгъзалары өчен Люксембург икътисады, компанияләре тәкъдим ителде.
Татарстан-Люксембург “түгәрәк өстәл”ендә катнашучылар төзелеш, альтернатив энергетика, автомобильләр җитештерү, дөнья финанс системасында ислам финансларын куллану һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз