Алексей Песошин РФ Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашты

2018 елның 26 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чуваш Республикасында булды.

Максаты - РФ Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашу иде. Утырышның темасы - “Идел буе федераль округы төбәкләрендә медицина ярдәмен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында”.

Чуваш Республикасына РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде.

Бу чара башланыр алдыннан Игорь Комаров һәм Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев Советлар Союзы Герое А.В.Кочетов исемендәге Чуваш кадетлар корпусында булды.

Алга таба РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле киңәшмә уздырды.

Төп чара Чуваш Республикасы хакимияте йортында узды.

Киңәшмәдә Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлева, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, округ төбәкләре башлыклары, РФ ФҖ вәкилләре, Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды вәкилләре катнашты.

Соңгы өч елда сәламәтлек саклауның матди базасын ныгыту өчен күп эшләр эшләнгән. Игорь Комаров үзенең докладында хәбәр иткәнчә, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру буенча да төпле эш эшләнгән. Нәтиҗәдә медицина-демография күрсәткечләре дә яхшырган. Халыкның гомер озынлыгы арткан, 2017 елда 72,3 яшь тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International