ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин елгаларны боз каплау чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур җаваплылык белән карарга чакырды

2018 елның 2 ноябре, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең планнан тыш утырышында көзге каникулларда һәм елгаларны боз каплау чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.

Анда шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында утырышта республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе су объектларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә күп игътибар бирә, дип хәбәр итте.

ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов “Көзге каникулларда һәм елгаларны боз каплау чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” доклад ясады.

“2018 елның 9 аенда 117 һәлакәт булган. Анда 91 кеше үлгән, шуларның алтысы - балалар. 57 кеше коткарылган. Узган елның шул чорында 112 һәлакәт теркәлгән, 81 кеше үлгән, шул исәптә 4 бала, 63 кеше коткарылган”,- дип хәбәр итте ул.

1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә су объектларында куркынычсызлык айлыгы уздыра.

Утырышны йомгаклап, Рөстәм Нигъмәтуллин елгаларны боз каплау чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур җаваплылык белән карарга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International