Татарстанда “Меркурий” системасы аша көн саен якынча 100 мең ветеринария сертификаты теркәлә

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәтенең агымдагы эшләре турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошинга җиткерделәр.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Билгеләп үтелгәнчә, 2018 елның 1 июленнән илебездә электрон ветеринария сертификациясе тапшыру системасы кертелгән. Татарстан - пилот төбәк буларак - бу системада 2015 елның сентябреннән эшли.

Бүгенге көндә контрольдәге продукция электрон ветеринария документлары белән озатыла. Сертификатлар республиканың барлык дәүләт ветеринария берләшмәләрендә бирелә. Авылда яшәүчеләр үзләренең продукцияләренә сертификатны участок ветеринария табибларыннан алалар. Барлыгы республика буенча 1 118 дәүләт ветеринария табибы бу документны рәсмиләштерә.

“Меркурий” системасын файдалана башлаганнан бирле республикада 23 миллионнан артык (23 167 011) электрон документ бирелгән. Көн саен 100 меңгә якын сертификат рәсмиләштерелә.

Россельхознадзор мәгълүматлары буенча 2019 елның 1 июленнән әзер сөт продукциясе дә электрон документлар белән җибәреләчәк. Шуңа күрә, сөт эшкәртү предприятиеләренә үз товарларын сертификатлаштыру системасындагы үзгәрешләргә алданрак әзерләнергә кирәк.

Дәүләт ветеринария хезмәте терлекләрдә һәм кошларда аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча планлы чаралар уздыра. Терлекләрдәге аеруча куркыныч авыруларга каршы 3 миллионнан артык вакцинация, шулай ук 2 миллионнан артык диагностик тикшерү уздырылган инде.

Киңәшмә барышында шулай ук мобиль ветеринария пунктларының әһәмияте билгеләп үтелде. Бу пунктлар “УАЗ” автомобиле базасында кирәкле җайланмалар  һәм инструментлар белән җиһазландырылган. Һәр районда күчмә бригада оештырылган, алар авылхуҗалыгы берләшмәләренә һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International