Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Кытайның Haier концернын “ПОЗИС” белән хезмәттәшлек кызыксындыра
2012 елның 16 апреле, дүшәмбе
Кытайның Haier концернын суыткыч техникасының яңа производствосын төзү яки гамәлдәгесен модернизацияләү өлкәсендә “ПОЗИС” ААҖ белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Уртак проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиковның Кытай компаниясе делегациясе белән очрашуы вакытында каралды. Очрашуда Haier Russia компаниясе генераль директоры, Россия базарын үстерү департаменты җитәкчесе, БДБ илләренең Россия базарында глобаль проектлары кураторы Сунь Чженьхуа, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “ПОЗИС” җәмгыятенең генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты.
“Көнкүреш техникасы җитештерү буенча дөнья лидерларының берсенең Татарстанга, “ПОЗИС” компаниясенә игътибар итүенә шатбыз”, - дип Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков кунакларга мөрәҗәгать итте. Ул бүгенге сәфәр уртак проектны гамәлгә ашыруда чираттагы адым булыр һәм Haier компаниясенә Россия базарында җитди урын алырга ярдәм итәр, дигән ышанычта калды.
Haier Russia компаниясе генераль директоры Сунь Чженьхуа, үз чиратында, “ПОЗИС”тан алган беренче тәэсирләре белән уртаклашты. “ Биредә яхшы әзерлекле белгечләрнең булуы безнең өчен төп плюс булды. Без шулай ук “ПОЗИС”ның бизнесны үстерүгә җитди омтылышын күрдек”, -дип белдерде ул. Сунь Чженьхуа Татарстан заводында уртак проектта да файдаланып булырлык сыйфатлы производство җиһазлары булуга игътибар юнәлтте.
Илдар Халиков җайга салынган сату челтәре булуны да “ПОЗИС”ның конкурентлык өстенлеге булуын ассызыклады. ТР Премьер-министры якын арада уртак проектның концепциясен, масштабларын билгеләргә кирәклеген искәртте. Уртак эшчәнлекнең этаплары нинди булачак, моның өчен нинди чаралар кирәк, безгә моны аңлау бик мөһим, диде ул.
Haier ның чит илләрдә эшләү тәҗрибәсен истә тотып, проектның яңа производство яки гамәлдәгенең модернизациясе булачагы хакында кайбер күзаллаулар формалаштырып булачак, дип саный Хөкүмәт башлыгы. Илдар Халиков ТР Инвестицион үсеш агентлыгына әлеге проектны әзерләү һәм реализацияләүне контрольгә алу бурычын йөкләде.
Белешмә өчен: Кытайның Haier компаниясе көнкүреш техникасы, электроника, башка төр продукция җитештерү буенча дөньяның эре компанияләренең берсе. Корпорациянең төп штаб-фатиры Циндао шәһәрендә урнашкан. Компаниянең АКШ, Ауропа, Африка һәм Якын Көнчыгышта 8 шәхси индустриаль паркы исәпләнә. Моннан тыш, дөнья илләрендә аның 20 җитештерү предприятиесе бар. 2010 елда компаниянең сәүдә әйләнеше 20,7 млрд доллар тәшкил иткән.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз