ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәттә проблемалы торакларны төзеп бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәттә эш сәфәрендә булды. Ул Нефтьчеләр урамындагы 45 фатирлы торак йорт төзелешен төгәлләү буенча киңәшмә үткәрде.

Билгеле булганча, 2004 елда өлешләп түләү буенча йорт төзүгә “ДОМ-Строй 2000” ЯАҖ алынган. 2005 елда төзелеш тукталган. Бүгенге көнгә кадәр әлеге йорт төзелеш фирмасының милке булып санала.

Быел ТР Хөкүмәте фатирга өлешләп түләүчеләргә төзүче компанияләр белән мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итү турында карар кабул итте. Киңәшмәдә Премьер-министр район башлыгы Мәҗит Салиховның һәм аның командасының бу юнәлештәге эшен уңай бәяләде.

Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, объекттагы эшләрне координацияләү буенча махсус эшче төркем оештырылган, төзелеш мәйданы чистартылган, читәннәр куелган, кизү торучы бар, объект җыелган чүп-чардан арындырылган. “МегаСтройКомпани” ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан төзелеш эшләре башланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International