Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсенә эш сәфәре вакытында “Воскресенское” коттеджлар бистәсендә һәм автомобиль сәнәгате өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча уку үзәгендә булды.
“Воскресенское” коттеджлар бистәсе “Профессионаллар өчен торак” өлкә программасы буенча төзелә. 180 гектар мәйданда 1500 шәхси торак йорт төзү планлаштырыла. Тулы инфраструктуралы – газ, суүткәргеч, интернетлы 200 йорт тапшырылган инде. Шулай ук узган ел 630 бала өчен гомуми белем бирү мәктәбе төзелгән һәм ачылган.
Нигездә, бистәдәге торак йортларны “Грабцево” индустриаль паркыннан ерак түгел урнашкан предприятие-резидентлар хезмәткәрләре сатып ала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә керде, шулай ук торак йортларның берсен карады. Республика башлыгы йортны җылыту өчен ике контурлы котеллар куелуын билгеләп үтте һәм энергияне нәтиҗәле файдалануны югары бәяләде. ТР Президентын фикеренә караганда, мондый йортлар төзү тәҗрибәсе республиканың торак программаларын гамәлгә куюда кулланылырга мөмкин.
Калуга көллиятләрнең берсе базасында ачылган автомобиль сәнәгате өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча уку үзәге бу өлкәнең иң алдынгы һөнәри белем бирү учреждениеләренең берсе булып тора. Белем бирү программалары партнер- предприятиеләрнең заказы буенча төзелә, нигездә, алар төбәктә эшләүче автомобиль сәнәгате компанияләре.
Германиянең “Фольксваген” концерны һәм Франциянең “Пежо-Ситроен” көллият өчен җиһазлар тәкъдим итә, студентларга стипендия һәм укытучыларның хезмәт хакына өстәмә түли, укытучылар өчен чит илләрдә стажировка узуны оештыра, үз вәкилләрен куратор буларак көллияткә командировкага җибәрә. Студентлар көллияттә чын җиһазларда һәм автомобильләрдә өйрәнә.
Шулай ук үзәк башка төбәкләрнең компанияләре заказлары буенча да эшли, алар белем бирү программасын гына раслап калмый, ә җиһазлар белән дә тәэмин итә. Хәзерге вакытта үзәк белән 20 компания-партнер эшли, 5 елда 5 меңгә якын студент диплом алган.
Бүген Татарстан делегациясе әгъзалары студентлар станок янында өйрәнә торган электрон җиһазлы уку-производство бүлмәсен карады. Рөстәм Миңнеханов яңа уку корпусын карады, аны май аенда ачу планлаштырыла. Биредә автомобиль җыюның производство циклы – чын эретеп-ябыштыру аппаратлары, буяу камералары һәм мини-конвейер урнаштырылган.
Көллият җитәкчеләре Татарстан предприятиеләрен дә хезмәттәшлек итәргә чакырды. Рөстәм Миңнеханов Калуга тәҗрибәсе кызыксыну уятуын белдерде һәм үзәккә Татарстан белгечләрен җибәрергә вәгъдә итте.