Рөстәм Миңнеханов: "Калуга - инвесторлар белән эшләү буенча беренче урында"

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанны Калуга өлкәсеның инвесторларны җәлеп итү тәҗрибәсе кызыксындыра. Моның турында бүген ТР Президенты Рөстәм Миннеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашу вакытында әйтте.
Очрашуның башында А.Артамонов ТР Президентына һәм Татарстан делегациясе вәкилләренә өлкәгә килүләре өчен рәхмәт белдерде. “Безнең өчен сезгә барысын да күрсәтү бик мөһим, чөнки без сезнең белән күп мәсьәләләрдә киңәшләшәбез, вакытны чагыштырабыз, һәм безгә сезнең фикерне белү кирәк”, - дип Р.Миннехановка мөрәҗәгать итте Калуга өлкәсе башлыгы.
Ул регионның Татарстанның инвесторлар белән эшләү, социаль өлкәгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле күп кенә тәҗрибәне үзенә алуын хәбәр итте. “Бу хезмәттәшлек безнең өчен бик файдалы, аны арттырып бәяләп булмый”, - дип белдерде губернатор.
Үз чиратында ТР Президенты эшлекле сәяхәте барышында күп кенә кызыклы нәрсәләр күрүен таныды. “Нинди дә булса яңа әйбер ясар өчен, үзеңә йөрергә, карарга, тәҗрибә алырга кирәк. Һәм мин үзем өчен бик күп файдалы нәрсәләр күрдем”, - диде Р.Миннеханов.
Ул Калуга өлкәсенең һәм Татарстанның төрле регион булуына карамастан, РФнең ике субъекты арасында бик күп уртаклыклар булуын искәртте. “Автокомпонентлы җитештерүне һәм мәгарифне артыннан иярткән үзебезнең автомобиль кластеры барлыкка килде. Без дә шул юнәлештә хәрәкәт итәбез, һәм безнең өчен сезне карау файдалы”, - дип билгеләде ТР Президенты А.Артамонов белән әңгәмәдә.
“Калуга – инвесторлар белән эшләүдә иң яхшысы. Сез башкара торган эш – күп көч таләп итә торган бик катлаулы хезмәт. Шуның өчен без күргәннәрне бик югары бәялибез”, - дип белдерде Рөстәм Миннеханов. Ул республика Калуга өлкәсенә тәҗрибәне тулырак өйрәнү өчен профильле белгечләр җибәрәчәген әйтте.
Татарстан Президенты кунакчыл булулары өчен өлкәнең җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм аларга уңышлар теләде. “3-5 елдан Калуга Россия өчен үсеш ноктасы булачагын тәгаен ышанып әйтәм”, - диде ул.
Очрашу вакытында ике як та Татарстан һәм Калуга өлкәсенең икътисади мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Очрашуда катнашучылар автомобиль төзелеше - «КАМАЗ», СП «Форд-Соллерс»ның үсеше мәсьәләләре турында тулырак сөйләштеләр. Шулай ук “Идея” технопаркы директоры Сергей Юшко яңа үзәк төзү буенча Татарстан белән “Роснано”ның уртак проектлары турында сөйләде.
Ике регионның җитәкчеләре социаль сәясәт мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Татарстан Президенты, шул уңайдан, 2011 нче елда республикада халык санының артуын билгеләде. Очрашуның ахырында Рөстәм Миннеханов журналистлар белән әңгәмәсендә Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе вәкилләре буларак, Татарстан һәм Калуга өлкәсе өчен федераль үзәктә ихтыяҗларны бергә яклап чыгарга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International