Бүгенге көндә республика архивларында 25 мең 929 фонд исәпләнә, аларда 7,4 миллион берәмлек документ саклана.
Бу хакта Татарстанның архив хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланган ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
“Татарстанның архив фонды Россиядә зурлыгы ягыннан дүртенче урынны били. Фондның составы 1709-2012 елгы документларны үз эченә ала, кайбер документлар XI – XVII йөзләргә карый. Барлыгы 18 уникаль документ бар. Рус патшаларының жалованье грамоталарын, Габдулла Тукай фотоларын һәм “Ике кояш” шигыренең кулъязмасын, шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Евгений Боратынский, революционер Мулланур Вахитов хатларын, ТАССРның 1937 елгы Конституциясен шулар рәтенә кертергә мөмкин”, - дип билгеләде Гөлнара Габдрахманова.
21 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт архивының яңа бинасы (Декабристлар ур., 4) белән танышыр дип көтелә.
Бу көнне шулай ук республика генеалогик тикшеренүләр бәйгесе, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы архивын ачыклау максатыннан уздырылган конкурсларның җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылачак.