Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов иң зур халыкара реклама агентлыгы җитәкчесе белән очрашты
2012 елның 21 апреле, шимбә
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “WPP” халыкара реклама агентлыгы җитәкчесе Мартин Соррелл һәм “WPP” күзәтчелек советы әгъзасы Эстер Дайсон белән очрашты.
Очрашуда шулай ук вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты
Дөньяда иң эре реклама агентлыгы“WPP” – халыкара компаниясенең 107 илдә 2400 офисы һәм 150 мең хезмәткәре бар, ә Мартин Соррелл аңа нигез салучы һәм җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында Мартин Соррелл һәм Эстер Дайсонны сәламләде.
Татарстан Президенты республика үсеше, гамәлгә куела торган киңкүләмле проектлар хакында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, чит ил инвесторларының Россиядә бизнес алып бару мөмкинлекләре һм шартлары хакында хәбәрдар булмавы Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү проблемаларының берсе булып тора.
“Әлегә безнең илнең инвестиция җәлеп итү мөмкинлекләре начар билгеле, - диде ул. – Шулай да без үсеш алабыз, инвестицияләр өчен яхшы шартлар булдырабыз. Безнең эш Татарстанны халыкара мохиткә таныту, чит илдәге партнерларга биредәге мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирүне таләп итә”.
Мартин Соррелл “WPP” Татарстанга халыкара мохиттә үсеш алырга ярдәм итәчәк дип белдерде. Реклама агентлыгы нефть корпорацияләре, IT-сектор компанияләре белән яхшы элемтәдә тора. М.Соррелл сүзләренә караганда, “WPP” агентлыгының спорт дөньясында күпсанлы элемтәләре бар. “Сезгә кызыклы булырлык элемтәләребез күп”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнехановка Мартин Соррелл.
Моннан тыш,“WPP” җитәкчесе сүзләренә караганда, компания Татарстанны инвестиция җәлеп итүчән төбәк буларак таныту белән шөгыльләнергә әзер.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов М.Сорреллның хезмәттәшлек итү турындагы тәкъдимен хуплады. “Сезне партнерларыбыз буларак күрергә телибез”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы “WPP” җитәкчесенә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз