Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов белән Анри Лакманн Татарстан белән “Шнейдер Электрик” арасында энергетика өлкәсендә, компания продукциясен республика һәм башка төбәкләр базарына чыгару буенча алга таба хезмәттәшлек перспективалары хакында фикерләште.
Билгеле булганча, бүген Татарстан территориясендә сәнәгать өчен электротехник һәм электрон җиһазлар җитештерүче “Шнейдер Эленктрик” компаниясе эшләп килә. Компания республиканың югары уку йортлары, аерым алганда, Казан дәүләт энергетика университеты белән элемтәләрен киңәйтә. Татарстан Президенты Анри Лакманн белән бүгенге очрашуда “Шнейдер Электрик” белән республика арасында хезмәттәшлекнең яңа стратегик юнәлешләрен билгеләргә кирәк дип белдерде. Ул “Шнейдер Электрик” продукциясен алга таба этәрүдә бигрәк тә ресурслар һәм энергия саклау өлкәсендә комплекслы чишелешләр тәкъдим итү кирәклеген искәртте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.