Илдар Халиков: "Без хәзерге травматизм статистикасы белән берничек тә килешә алмыйбыз"

2012 елның 24 апреле, сишәмбе
Республикада хезмәтне саклауның торышы белән бәйле вазгыять бик катлаулы кала. Соңгы елларда производствода үлем белән тәмамланган травма алу очракларының артуы гаять борчу тудыра. 2011 елда производствода һәлак булучылар саны 115 кә җиткән.Узган ел йомгаклары буенча, Татарстан Идел буе федераль округында үлем белән тәмамланган травматизм дәрәҗәсе буенча лидерлыкка чыккан. 2010 елга караганда, узган ел производствода зыян күрүчеләрнең гомуми саны бераз кими төшкән. 2010 елда ул 1020 булса, былтыр 981 кеше булган. Бөгелмә районында производствода имгәнүчеләр саны республикакүләм уртача күрсәткечтән ике тапкырга югарырак. Казанда исә ул 7 тапкырга узып киткән. Ягъни республикада хезмәт урыннарында бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләрнең 43 проценты Казанга туры килә. Әлеге күңелсез саннар бүген Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков рәислегендә узган киңәйтелгән утырышында яңгырады. “Казан” милли-мәдәният үзәгендә үткәрелгән чарада ТР Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты Аппараты, муниципаль берәмлекләр, РФ Профсоюзлар федерациясе вәкилләре, ТР Прокуратурасы, министрлык-ведомстволар, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Быелгы күрсәткечләр дә күңелсез статистиканы тулыландыра. Беренче кварталда Татарстанда хезмәт урыннарында бәхетсезлеккә очрап үлүчеләр саны, узган елның шул чорына караганда, ике тапкырга арткан.2010 елның гыйнвар-март аенда производствода үлүчеләр саны 12 булса, быел исә аларның саны 21 гә җиткән. Зыян күрүчеләр саны инде 50 гә җиткән. ТР Премьер-министры Илдар Халиков , соңгы елларда республика күләмендә чаралар күрелүгә карамастан, бу өлкәдә хәлне уңай якка үзгәртеп булмавын таный. Бу сөйләшүнең 28 апрельдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан узуы да символик әһәмияткә ия. Илдар Халиков вазгыятьнең гаять катлаулы булуын искәртеп, залда утыручыларның игътибарын бүген комиссиянең чираттагы гадәти утырышы гына булмауга юнәлтте.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгышыннан аңлашылганча, производствода травма алу буенча былтыр да, узган 3 елдагы кебек, иң проблемалы тармак булып төзелеш тармагы калган. Узган ел төзелештә үлем белән тәмамланган травма алу очраклары республика күләм уртача күрсәткечтән 3 тапкырга артык булган. Республикада хезмәт урыннарында зыян күрүчеләрнең 13,5 проценты, травмадан үлүчеләрнең 25 проценты шушы өлкәгә туры килә. Универсиада объектлары имгәнү алуда аерым урын алып тора. Травматизм киң җәелгән икенче куркыныч өлкә - авыл хуҗалыгы. “Узган ел биредә үлем белән тәмамланган травма алу дәрәҗәсе 25 процентка кими төшүгә карамастан, тармактагы күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән 1,5 тапкырга артык”, - ди министр. Республикада хезмәт урыннарында травма алучыларның 14 проценты авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә туры килә. Үлем белән тәмамланган имгәнүләрнең 13 проценты да шушы тармакта.

Эшкәртү сәнәгате дә куркынычсызлык нормалары үтәлмәү буенча лидер. Биредә узган ел производствода имгәнүләр алу очракларының күбесе күн белән эшләүчеләр, аяк киемнәре җитештерүчеләр, үзагач эшкәртүчеләр, агач эшләнмәләр, азык-төлек җитештерүчеләр арасында күзәтелгән. 2010 ел белән чагыштырганда, күпләп һәм ваклап сату системасында травма алу дәрәҗәсе 11 процентка, сөт продукциясен җитештерүдә - 10 процентка арткан.

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рушания Ширинская быел авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, төзелештә үлүчеләр саны артуына аерым игътибар юнәлтте. Ул яңгыраткан саннар тагын да куркынычрак. Соңгы ике ел ярым вакыт эчендә мәсәлән, “ВАМИН-Татарстан” ААҖ үлем белән тәмамланган 13 бәхетсезлек очрагы чыккан. Шунысы аянычлы, болай да хезмәтне саклауга бармак аша караган предприятие җитәкчеләре, абруйларын тагын да төшермәс өчен, еш кына бәхетсезлек очракларын яшереп калу юлыннан бара. Дәүләт хезмәт инспекциясе соңгы 5 елда шундый 282 бәхетсезлек очрагының яшереп калынуын ачыклаган. Шуның 49 ы үлем очрагы белән тәмамланган булган.

Хезмәт урыннарындагы бәхетсезлек очракларының 8 проценты гына техник, технологик характерда. Һәлакәтләр, нигездә, эш урыннарында хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлмәвеннән килә. Шулай ук исерек килеш травма алучылар да бар. 2010 елда имгәнү алучы һәр алты кешенең берсе исерек булса, узган ел һәр дүрт кешенең берсе булган.

Министр Айрат Шәфигуллин предприятие-оешмаларда хезмәтне саклау буенча укыту, инструктаж уздыруның профилактикада үзәк урынны алып торуын ассызыклады. “Җитәкче һәм белгечләрнең хезмәтне саклау буенча белемнәре җитмәү, аларда хезмәткәрләре өчен социаль җаваплылыкның түбән булуы, үлем белән тәмамланган травма алу очракларына китерә”, дип ассызыклады ул. Зур табыш алып эшләүче предприятиеләрнең бу кара исемлектә булуын башкача аңлатып булмый.

Хезмәтне саклау буенча хезмәткәрләрне һөнәри укыту буенча, узган еллардагы динамика саклана үзе. 2007 елда 28 укыту үзәге базасында оешма-предприятиеләрнең 22 меңгә якын җитәкчесе һәм белгече укытылган булса, узган ел 29 меңнән артык кеше укытылган, быелның беренче кварталында 8 меңгә якын хезмәткәр хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрен үзләштергән. Тик укыту процессының сыйфатына карата дәгъвалар шактый әле. Премьер-министр Илдар Халиков укытуның һәм инструктаж уздыруның формаль чара гына булып калмаска тиешлеген ассызыклап, укыту үзәкләре җитәкчеләрен хезмәтне саклау мәсьәләсенә игътибарны арттырырга чакырды.

Узган ел хезмәтне саклау чараларына республикада 4 млрд 900 млн сум финанслар бүленгән. Бу 2010 елга караганда, 32 процентка артыграк. Ягъни бер эшләүче кешегә 7 мең 6921 сум туры килә дигән сүз. Шул ук вакытта Спас районында аның бер эшләүчегә туры килә торган күләме 722 сумнан артмый. Чистай, Лениногорски районнарында да 1000 сумнан артыграк кына.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин эш бирүчеләр игътибарын тагын бер тапкыр производство травматизмын һәм һөнәри авыруларны кисәтү чаралары комплексына ел саен бирелә торган социаль иминият фонды акчаларын тиешенчә файдалану кирәклегенә юнәлтте. Әлегә аннан 835 оешма-предприятие генә файдалана. “Бу акчаларны хезмәтне саклау чараларына, шул исәптән, эш урыннарын аттестацияләү өчен җибәрергә була”, - дип ассызыклады ул.

Министр искәрткәнчә, эш бирүчеләрдә хезмәтне саклау белән кызыксыну зур булырга тиеш, югыйсә. Эш урыннарының тиешле хәлдә булмавы, хезмәт нәтиҗәлеге кимүдән предприятиеләр үзләре дә икътисади зыян күрә. Аларга зур суммаларны эшчеләргә компенса өия түләү өчен юнәлтергә туры килә.

Министр республикада эш урыннарын аттестацияләү темпларының кимүен, бу өлкәдә файдалы казылмалар чыгару, электр энергиясен җитештерү һәм бүлү өлкәсенә караган предприятиеләрнең, киресенчә, актив эшләвен билгеләп үтте. Әмма аттестация уздыру да кайбер очракларда иминлек таләпләренә җавап бирмәгән эш урыннарын кыскарту белән тәмамланмый. Моңа өстәп, муниципаль берәмлекләрдә хезмәтне саклау буенча белгечләр булмавы искәртелде.

Утырышта эш бирүченең хезмәтне саклау өлкәсендә җаваплылыгын күтәрү, җиһазларны һәм коллектив саклану чараларын модернизацияләү, бу максатларга социаль иминият фонды акчаларын актив куллану, зарарлы эш урыннары санын нормага туры китереп киметү бурычы куелды. Әлеге мәсьәлә республика җитәкчелегенең аерым игътибар үзәгенә алынды. Хезмәтне саклауның торышы хакындагы сөйләшү республика дәрәҗәсендә һәр квартал саен узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International